Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 декабрь 2018, 13:47

Кыш бабайлар парадка чыкты

Яңа ел алдыннан ел саен Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады үтә. Яраткан бәйрәм геройларын күреп, бала-чагалар күпме шатлык кичерә. Әлеге парадны тамаша кылган өлкәннәр дә малай-кызлардан ким сөенми.

Шулай итеп, бу парад һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итә, ел белән ел алышынган сихри мизгелдә тылсымлы һәм серле нәрсәләргә ышанычны арттыра.

Шушы көннәрдә район үзәгендә чираттагы шундый парад үтте. Районның мәдәният учреждениеләре үзләренең Кыш бабайларын һәм Карсылуларын парадка чыгарды.

Мәгълүм акция Мәдәният сарае янында башланды. Күңелле җырлар һәм берсеннән-берсе матур котлаулар белән Кыш бабайлар һәм Карсылулар үзәк район дәваханәсенең балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларында, Күпфункцияле үзәктә, Пенсия фондында, “Ашханә”дә, район хакимиятендә, Саклык банкында, Языково урта мәктәбендә, “Әкият” бакчасында, базарда булды.

Парадта катнашучылар очраган һәркемне якынлашып килгән Яңа ел белән котлады, ихлас котлау теләкләрен әйтте, кәнфит һәм тәм-томнар белән сыйлады. Бу күңелле яңа ел чарасы бик матур үтте.

Елена ВОЛОГЖИНА, мәдәният идарәсенең методүзәк мөдире.
Читайте нас: