Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 декабрь 2018, 11:27

Иртәгәсе көнне бүген кайгырта

Ольга Сухова – авыл старостасы. Ул Топоринка урамнарыннан үткәндә бернәрсә дә аның игътибарыннан читтә калмый: тегендә моны эшләргә, монда шуны эшләргә һ.б. дип күңел дәфтәренә терки бара.

Менә балалар бакчасы яныннан үтә, 1983 елда төзелгән бинада бер тапкыр да ремонт ясалмаган, ә эчтә җиһазлар искереп беткән, балаларга уйнар уенчык та калмаган диярлек. Әнә тегендә, яз көне басудан агып төшкән су уйсурак җирдә утырган йорт-ихаталарны басмасын өчен, траншея казырга кирәк. Ә монда төп юлдан зиратка илткән юлга вак таш саласы бар. Бер сүз белән әйткәндә, авыл старостасының эш-мәшәкате бер дә бетәсе түгел. Ул кемнеңдер килеп зарланганын көтеп утырмый, ә проблемалы урыннарны үзе белеп тора, Топоринкада чиста, якты булсын, кешеләрне су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп тумасын өчен үзенә бәйле булганның барын да эшли. Шуңа авыл халкы Ольга Николаевнага ышана, төп эш урыны авыл клубы булган Сухованы авыл Советы депутаты итеп сайлауларына да гаҗәпләнәсе түгел.

Ольга ярдәм-фәлән кирәк булганда, иң беренче чиратта, яшьләргә таяна: яз көне күмәкләп чыгып зират территориясен җыештыралар, өмәләр оештыралар, бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә кызыклы чаралар үткәрәләр.

Топоринкада иң зур баш бәласе – үзәкләштерелгән суүткәргеч булмавы. Су суырту җайланмасыннан файдаланган өчен акча җыялар, бу эш Зирина Кашаповага йөкләтелгән, ә насос һәм исәп приборларының көйле эшләве старостаның ире А.П.Сухов җаваплылыгында. Исәп приборы буенча су өчен түләүдән һәм су суырту башнясын тотудан артып калган акча урамнарны яктырту, шлагбаумнар кую һәм башка ихтыяҗларда файдаланыла.

Гражданнар җыенында урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу турында сүз чыккач, авыл халкы юлларга асфальт салу проектын сайлады. Топоринкада яшәүчеләр үзләре 152 500 сум җыеп тапшырды. Кирәкле документлар әзерләгәннән соң, агымдагы ел көзендә район юл ремонт-төзелеш участогы көче белән юллар ремонтланган. Һәм ике урамга, шулай ук, балалар бакчасына илтүче тротуарга (соңгысы, акча җитмәү сәбәпле, авыл Советы турыдан-туры юл ремонт-төзелеш участогы белән килешү төзүе нигезендә барлыкка килде) асфальт салынды. Староста юллар сакланышын шәхси контрольдә тота. Зур йөк машиналары бозмасын өчен ике шлагбаум, тиешле юл билгеләре куелган.

Үзенең көчле характеры һәм мөлаемлылыгы белән Ольга Сухова авылда яшәүчеләр белән һәрчак уртак тел таба. Шуңа аның авыл язмышы өчен янып яшәвен, анда көн итүчеләр һәм яшьләр мәнфәгатен кайгыртуын күргән җитәкчеләр ярдәмнән баш тарта алмый. Чынлап та, трактор яисә башка берәр техника кирәк булса, ул Топоринка бүлекчәсе управляющие Р.Н.Корбановка йөгерә, ә мәдәни чаралар оештырганда спонсорлык ярдәме таләп ителсә, “Благовар”кошчылык заводы директоры Р.Р.Котышевка мөрәҗәгать итә. Ә үзенең җәмәгать эшендә авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Еникев белән киңәшләшә. Шулай ук район башлыгына, мәгариф бүлеге җитәкчесенә, спонсорларга да ярдәм сорап еш барырга туры килә аңа.

Шуңа Ольганың кешеләргә ышанычын югалтмыйча, киләчәктә дә авылдашлары хакына эшләвен дәвам итүен теләр идек. Чөнки бәләкәй авылларыбызның иртәгәсе нәкъ аның кебек уңган-булган, оптимист, тынгысыз якташларыбызга бәйле.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: