Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2018, 18:13

Үрнәкле парлар – авылыбыз бизәге

Былышлы авыл модельле китапханәсендә үткән тантаналы чара Башкортстанда Гаилә елына багышланган чараларның соңгысы булды һәм тантана сәбәпчеләрен — авыл биләмәсендә үрнәкле исемен йөрткән гаиләләрне, аларның туганнарын, дусларын, якыннарын җыйды.

Бәйрәмгәавыл биләмәсенең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы, спорт яратучы, күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган, гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче гаиләләр чакырылган иде.

Тамашачыларны район Советы депутаты Н.Р.Ганиев, Былышлы авыл Советы АБ башлыгы Р.Т.Габидуллин, мәктәп директоры Г.Р.Гомәров котлады, ә мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗади түгәрәкләргә йөрүчеләр кунакларга шигырьләр сөйләде, җырлады һәм биеде. Чара чәй табыны артында тәмамланды.

Фәния Гомәрова,

авыл модельле китапханә мөдире.
Читайте нас: