Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2018, 16:14

Башкортстанда Театр елы ачылды

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күренекле якут режиссеры Андрей Борисов куйган «Урал батыр» спектакле премьерасын истәлекле датага туры китерделәр.

Премьерага җыелучыларны Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләде.
- Безнең республикада 12 профессиональ һәм 2200 халык театры коллективы эшли. Ел саен театрларга миллионнан артык тамашачы йөри һәм Театр елында алар күбрәк булыр дип өметләнәбез. Киләсе ел кызыклы һәм бай булырга охшаган. Владивостокта инде гыйнварда ук театр марафоны старт ала, аның маршрутына республикабыз да кертелгән. Киләсе елда без «Туганлык» VII Халыкара төрки телле театрлар фестивален кабул итәбез. Көзен Уфада кече шәһәрләр театрларын Мостай Кәрим юбилеена багышланган театр декадасында кабул итәчәкбез, — диде
министр, Театр елын рәсми рәвештә ачып.
Театрда рәссам-бутафор Анатолий Жучковның һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр әзерләнгән иде.
Театр фойесында оркестр чыгыш ясады, алып баручылар Сара Буранбаев һәм Азамат Гафаров тамашачылар белән уеннар үткәрде, балалар "Урал батыр» эпосыннан өзекләр сөйләде.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: