Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 декабрь 2018, 11:20

Дуслык гөлләмәсе балкыдыы

Конгресс-холлда елның иң чагу вакыйгаларының берсе – “Дуслык гөлләмәсе” VI республика үзешчән сәнгать коллективлары фестиваленең гала-концерты узды. Башкортстан Мәдәният министрлыгы, республика Халык иҗаты үзәге, шәһәр округлары һәм муниципаль район хакимиятләре чараның оештыручылары булып торды.

– Башкортстан Республикасы исеменнән барыгызны да шундый зур, матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Мондый матурлык, татулык, мөгаен, республикада яшәүчеләрнең зур теләк белән иҗат итүе нәтиҗәсендә килеп чыгадыр. Бу теләк бетмәсен, чөнки без дөньяны шул рәвешле матурлыйбыз. Бүген авылларда, муниципалитетларда үзешчәннәр саны артсын өчен шартлар да тудырабыз, яңа клублар төзелә, ремонтлана. Әйдәгез, киләсе елда да шундый матур, искиткеч иҗат коллективлары белән тагын шундый матур шартларда очрашыйк. Сәламәтлек, уңышлар, илһам телим! – диде, чарада чыгыш ясап, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Быелгы фестиваль 2020 елда узачак Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек максатыннан үткәрелде. Иҗади марафонда 63 муниципаль берәмлектән хор, вокал, фольклор коллективлары, бию, халык уен кораллары ансамбльләре, оркестрлар катнашты. Сәхнәдә башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт, украин, мордва, казакъ коллективларын күрергә мөмкин иде. Фестивальдә катнашучылар арасында өлкән яшьтәге артистлар да, балалар да бар иде. Барлык чыгышлар да төрле халыкларның милли колоритын һәм көнкүрешен чагылдырды.
Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган марафон гыйнварда старт алган иде. Республика Халык иҗаты үзәге белгечләре алты меңнән артык иҗади номер карады, анда 20 меңнән артык артист, бер мең үзешчән сәнгать коллективы, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең һәвәскәрләр берләшмәләре катнашты.
Курайчылар җыелма ансамбле тарафыннан башкорт халык көйләрен башкару иң матур чыгышларның берсе булды. Шулай ук Туймазы, Уфа, Учалы, Межгорье, Бөре, Сибай, Октябрьский шәһәрләре, Яңавыл, Стәрлебаш, Нуриман, Уфа, Зианчура, Иглин, Мишкә, Гафури, Белорет районнарыннан декоратив-гамәли сәнгать осталарының иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителгән күргәзмә дә фестивальнең бизәге булды.
Үзешчән сәнгать коллективларының ел саен үткәрелә торган фестивале үзешчән иҗат казанышларын пропагандалауга, халык коллективларының сәнгать дәрәҗәсен күтәрүгә, халык иҗатының барлык жанрларын, күпмилләтле Башкортстанның этник мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Читайте нас: