Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2018, 11:11

«Ике аккош» музыкаль конкурс-фестивале үтә

Башкортстанда легендар җырчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм талантлы композитор, музыкант Бәхти Гайсинның истәлегенә чираттагы «Ике аккош» республика музыкаль конкурс-фестивале үтә.

Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның рухи мирасын саклап калу, музыкаль җыр иҗатын пропагандалау, халыкчан башкару традицияләрен саклап калу һәм үстерү, милли җырларны башкаручы яшь талантларны ачу, толерантлы конфессияарa һәм этносара мөнәсәбәтләрне, халыклар дуслыгын ныгыту фестивальнең бурычлары һәм максатлары булып тора.
Конкурс ике номинация буенча үтә: вокал һәм баян. Беренчесендә конкурста катнашучылар Фәридә Кудашеваның репертуарыннан халык җырларын, яки заманча музыка әсәрләрен башкарырга тиеш булачак. Икенче номинация баянчы Бәхти Гайсинның һөнәри эшчәнлегенә багышланган, анда музыкантлар аның репертуарыннан әсәр башкарырга тиеш.
Конкурс җиңүчеләренең чыгышын 7 декабрьдә Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе сәхнәсендә күрергә мөмкин.
«Ике аккош» конкурс-фестиваленең оештыручылары — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты.
Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан
Читайте нас: