Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2018, 11:39

Гүзәллеккә гашыйк мизгелләр

Бүздәк районы мәдәният сараенда Благовар, Чишмә, Бүздәк, Кушнаренко, Чакмагыш, Илеш районнарында һәм Туймазы шәһәрендә яшәп иҗат итүче урындагы шагыйрьләрнең иҗатына багышланган “Гүзәллеккә гашыйк мизгелләр” шигърият һәм җыр-моң бәйгесе үтте.

Чарада 15 авторның илледән артык шигъри әсәре укылды, алар сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Мондый чара тәү тапкыр Бүздәк районында былтыр декабрь аенда оештырылган иде. Ул вакытта бары тик биредә яшәүче иҗатчыларның гына әсәрләре игътибар үзәгендә булса, быел чара районаара статусын алды.шунысы куанычлы, шигүри юнәлештәге чаралар халык арасында көннән-көн күбрәк абруй яулый бара, димәк, күңел бүген нәфис сүзгә, шигүри сүзгә сусаган. Бүгенге чарада район Мәдәният сарае тамаша залының тулы булуы — моңа тагын бер дәлил.
Читайте нас: