Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2018, 11:20

Элвин Грей концерты Казанда 10 меңгә якын тамашачы җыйды.

Бу – татар эстрадасы тарихында мондый масштабтагы беренче концерт.

Концерттан соң троллейбуста пассажирларның Элвин Грей җырын җырлаган видеосы Интернетта тарала.
Бу видеоны күп кенә төркемнәр үзләренә урнаштырган. Элвин Грей — Радик Юлъякшин бу җырны үзенең аккаунтына да урнаштырган һәм "Рәхмәт!" дип язган.
Халык җырчыга әле “Татнефть-Арена"да узган тамаша вакытында ук кушылып җырлый башлаган. Соңрак концерт җәмәгать транспортында дәвам иткән.
Элегрәк Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин Уфада рекорд куйган иде — 2017 елда ул сигез мең кешелек «Уфа-Арена»ның тулы залын җыйды. 2018 ел концерты Уфада 8 декабрьдә шул ук залда узачак.
Фото: Фото: Рамиль Гали
Читайте нас: