Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 декабрь 2018, 13:46

Радий Хәбиров балетмейстер Хашим Мостаевның 100 еллыгына багышланган концертта булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең күренекле балетмейстер, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хашим Мостаевның 100 еллыгына багышланган концертында булды.

Ул "Гомер озынлыгындагы бию" дип аталды.
Радий Хәбиров балетмейстер Хашим Мостаевның 100 еллыгына багышланган концертта булды
"Башкортостан" дәүләт концерт залында үткән кичә программасына Хашим Мостаев куелышында ансамбльнең иҗат коллективы тарафыннан тергезелген бию номерлары керде. Алар арасында – "Ирәндек", "Азамат", "Кубыз белән", "Чәчәк атучы курай", "Француз яулыгы", "Бөрҗән кызы" һ. б. бар иде.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: