Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 декабрь 2018, 13:50

Парижда “Нуриев сезоны” фестивале үтәчәк

5-7 декабрьдә Франция башкаласында якташыбыз, бөек биюче, балет йолдызы Рудольф Нуриевка багышланган Халыкара фестиваль оештырыла.

Фестиваль кысаларында төрле чаралар үтәчәк, фильмнар күрсәтеләчәк. Беренче көнне тәкъдим ителәчәк “Рудольф Нуриев: танец к свободе” документаль-нәфис фильмында совет биючесенең ничек итеп чит илдә калуы хакында сүз барса, “Визит” фильмы нигезенә дә реаль вакыйгалар салынган: Иордания королевасы Уфага бөек биюченең әнисе белән яшерен очрашу өчен килә.
6 декабрьдә “Рудольф Нуриев: мятежный демон” һәм “Рудольф Нуриев: как он есть” фильмнары күрсәтеләчәк. Анда биюче хакында хатирәләр, үзе белән интервью тәкъдим ителә.
Фестивальнең соңгы көнендә бөек балет йолдызының иҗаты һәм тормышы белән кызыксынучылар янә өч фильм карый алачак. Шуларның берсе – “Венеция, карнавал, любовь” – Франциядә беренче тапкыр күрсәтелә.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: