Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 декабрь 2018, 13:23

«Аманат» республика конкурсы чакыра

17-18 декабрьдә Уфада III «Аманат» башкорт халык уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы оештырыла. Бәйге кыллы номинацияләр — думбыра һәм кыл-кубыз өчен генә уздырыла.

Музыкаль бәйгене оештыручылар: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе, Уфа дәүләт сәнгать институты, Курайчылар берлеге.
Конкурста балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре укучылары, балалар иҗат йортлары һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре тәрбияләнүчеләре, музыка колледжлары, Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары һәм профессиональ башкаручылар катнаша.
17 декабрьдә З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының Камера залында конкурс жюрие әгъзаларының осталык дәресләре, шулай ук студентлар һәм шәһәрнең музыка җәмәгатьчелеге өчен иҗади очрашу-концерт була.
Конкурс тыңлаулары 18 декабрьдә иртәнге сәгать 10нан 17 сәгатькә кадәр Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә уза. Кичке сәгать 7дә — «Аманат» лауреатлары һәм дипломантларының, шулай ук музыка бәйрәме кунакларының гала-концерты үтәчәк.
Фото: (Культура Башкортостана сайтыннан)
Читайте нас: