Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 декабрь 2018, 13:27

Салкын клубта җылы очрашу

Каргалы авыл клубы 1976 елда төзелгән. 42 еллык тарихы булган мәдәният учреждениесе бинасы азмы-күпме ныклы сакланган, эчтә иркен, рәхәт, тәрәзәләргә матур пәрдәләр һәм челтәрләр эленгән, фотообойлар ябыштырылган, идән һәм диварлар буялган, залда тәртип һәм чисталык тантана итә.

Тик бер җитешсез ягы бар — клуб нык салкын, чөнки таштан төзелгән бу борынгы зур бинаны электр уты белән генә җылытырмын димә. Өстәвенә, түбәдән яңгыр үтә. Бер сүз белән әйткәндә, Каргалы клубында хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел, биредә, тәү чиратта, түбәгә капиталь ремонт ясарга, җылыту системасын алыштырырга кирәк.

Шунысы кызык, бу авырлыклар турында клуб мөдире Гөлнара Әхмәдиева авырсынып түгел, ә, киресенчә, тыныч күңел белән сөйли, бу ягымлы ханымның оптимизмына сокланырлык. Ул — 4 бала әнисе, йорт хуҗалыгында да өлгерә, эштә дә сынатмый. Җиңел хәрәкәтле, үзе машина йөртә, хәлдән чыгу юлларын таба, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, клуб фойесын һәм грим бүлмәсен ремонтлауда якташы, урындагы хуҗалык җитәкчесе Фәрит Наил улы Еникеев ярдәм иткән.

Мәдәният учреждениесендә “Алсу” театр, вокаль, бию һәм бәйләү түгәрәкләре эшли. Яшьләр өчен дискотекалар, бәйрәм концертлары оештырыла. Шунысы да куанычлы, авыл клубы аппаратура һәм оргтехника белән тулысынча тәэмин ителгән.

Район мәдәният идарәсе начальнигы Татьяна Владимировна Едих Гөлнара Ривгать кызын тормышта үз урынын тапкан, күзләреннән очкын чәчелеп торган, төпкел авылда мәдәният учагы сүнмәсен өчен тырышкан хезмәткәр буларак билгеләде.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: