Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 декабрь 2018, 12:46

Дуслык гөлләмәсе балкыды!

Бүген Конгресс-Холл бинасында елның иң чагу вакыйгаларының берсе – “Дуслык гөлләмәсе” (“Соцветие Дружбы”) VI республика үзешчән сәнгать коллективлары фестиваленең гала-концерты узды.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, шәһәр округлары һәм муниципаль район хакимиятләре чараның оештыручылары булып торды.
Дуслык гөлләмәсе балкыды!
– Башкортстан Республикасы исеменнән сезне барыгызны да шундый зур, матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм.
Мондый матурлык, татулык, мөгаен, республикада яшәүчеләрнең зур теләк белән иҗат итүе нәтиҗәсендә килеп чыгадыр. Бу теләк бетмәсен, чөнки без шул рәвешле дөньяны матурлыйбыз. Бүген авылларда, муниципалитетларда үзешчәннәр саны артсын өчен шартлар да тудырабыз, яңа клублар төзү, ремонтлау, бу да шатлык. Әйдәгез, киләсе елда да шундый матур, искиткеч иҗат коллективлары белән тагын шундый матур шартларда очрашыйк. Сәламәтлек, уңышлар, илһам телим, – диде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Дуслык гөлләмәсе балкыды!
Быелгы фестиваль 2020 елда узачак Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек максатыннан үткәрелде. Иҗади марафонда хор, вокал, фольклор коллективлары, бию, инструменталь ансамбльләр, оркестрлар катнашты. Барлык чыгышлар да төрле халыкларның милли колоритын һәм көнкүрешен чагылдырды.
Дуслык гөлләмәсе балкыды!
Марафон гыйнвар аенда старт алган иде. Республика халык иҗаты үзәге белгечләре алты меңнән артык иҗади номер карады, анда 20 меңнән артык артист, бер мең үзешчән сәнгать коллективы, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең һәвәскәрләр берләшмәләре катнашты.
Дуслык гөлләмәсе балкыды!
Биредәге программа кысаларында күргәзмә эшләде. Анда республиканың декоратив-гамәли сәнгать осталарының иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителде.
Дуслык гөлләмәсе балкыды!
Үзешчән сәнгать коллективларының ел саен үткәрелә торган фестивале үзешчән иҗат казанышларын пропагандалауга, халык коллективларының сәнгать дәрәҗәсен күтәрүгә, халык иҗатының барлык жанрларын, күпмилләтле Башкортстанның этник мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән.
Фото: Энҗе Ибраһимова фотолары.
Читайте нас: