Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 ноябрь 2018, 12:17

Каринэ Хәбирова музейда күргәзмәдә булды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны улы белән беренче тапкыр М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда булды. Ул Башкортстанның 100 еллыгына багышлап бүген ачылган Бөтенрусия рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать конкурсында катнашучылар әсәрләре күргәзмәсен карады.


Музей һәм уникаль экспозициягә кергән әсәрләр белән кунакны музей директоры Айрат Терегулов белән республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова таныштырды.
- Күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт. Бу конкурста катнашучылар - илебезнең төрле почмакларында яшәүчеләрнең берләшүе сокландыра. Башкортстанның мәдәниятен чагылдыручы, аңа булган мәхәббәтне, үзләренең хисләрен күрсәтүче эшләр сайлап алынган, - диде Каринэ Хәбирова "Башинформ" хәбәрчесенә интервьюда.

Ул икенче баласы туганнан соң үзенең дә рәсем төшерә башлавын әйтте.
- Сиңа нәрсәдер тирән тәэсир итсә яисә нәрсәгәдер хис-тойгыларыңны белдерү теләге туса, ниндидер эчке көч, илһам рәсем ясарга этәрә. Биредә дә тиздән нәрсәдер язармын дип уйлыйм. Башкортстан - искиткеч төбәк, аны беренче күрүдән үк табигате соклану уятты һәм бу шулай булып кала да, - диде Каринэ Хәбирова.
Читайте нас: