Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 ноябрь 2018, 13:49

Мостай Кәрим язмышы - бер китапта

Бүген Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында “Мустай. Интервью, которого не было” дигән китап-альбомның исем туе үтте. Китап Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан аның исемендәге фонд ярдәме белән “Инеш” нәшриятында дөнья күрде.

Бүген Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында “Мустай. Интервью, которого не было” дигән китап-альбомның исем туе үтте. Китап Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан аның исемендәге фонд ярдәме белән “Инеш” нәшриятында дөнья күрде.


Китап бәйрәмендә шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова, “Инеш” нәшриятының баш мөхәррире Алексей Фенин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова, Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады.
– Нәкъ менә русиялеләргә зур профессиональлек һәм зәвык белән иҗат ителгән әлеге китап тәкъдим ителә. Китап чыгару идеясе фонд җитәкчесе, улым Тимербулат Кәримовка килде. Без кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне, әтиебезнең иҗаты белән генә түгел, ә, шәхес буларак, үзе белән дә таныштырырга булдык, – диде Әлфия Кәримова.
Китапта Мостай Кәримнең иҗаты белән бергә, аның тормышы, кичерешләре, уйлары, кабатланмас һәм гаҗәеп вакыйгаларга һәм очрашуларга бай бөтен гомере тасвирланган. Язучының язмышы “Өч абыем турында кыйсса”, “Озын-озак балачак”, “Тормыш мизгелләре”, аның көндәлекләре һәм истәлекләре, шигъри лирикасы аша укыла.
- Без Тимербулат Олег улы белән, Мостай Кәримне тулысынча ачкан китап аны яхшы белгән кешеләр өчен дә, бөтенләй белмәүчеләр өчен дә яхшы булыр иде, дип сөйләштек. Мостай Кәрим үзе сөйли торган китап-альбом төзергә булдык, — диде “Инеш” нәшриятының баш мөхәррире Алексей Фенин.
Китап белән таныштыруда, шулай ук, танылган әдәбият, мәдәният эшлеклеләре, Мостай Кәрим исемендәге фонд грантлары ияләре, Милли яшьләр театры актерлары катнашты. Чара җыр-моң, шигъри шәлкемнәр белән үрелеп барды.
Исегезгә төшерәбез: җыентыкның беренче исем туе тәүдә Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында узды.
Читайте нас: