Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 сентябрь 2018, 17:01

Халык традицияләрен кадерләп саклыйбыз

Халык саны 100 кешедән артмаган бәләкәй авылларда район этнофестивале үткәрелә. Без моның өчен Түрештамак авылын сайладык. Бәйрәмнең төп бурычы – авылларда яшәүчеләрне чарага җәлеп итү һәм борынгы халык җырларын, әйтемнәрне башкару, гореф-гадәтләрне, йолаларны тергезү...

Без оештырган чара бик уңышлы килеп чыкты! Иске Күчәрбай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре крестьян-фермер хуҗалык җитәкчесе Илфат Әхмәтшин ярдәмендә Түрештамакта матур итеп авыл бәйрәме үткәрә алды.

Авыл халкының күптәнге данлы тарихы бар. Түрештамак элек-электән хезмәт сөючән, уңган, ярдәмчел кешеләре белән дан тота. Алар, миллионлаган башка ватандашларыбыз кебек, Бөек Ватан сугышында Туган илебезне фашистлардан саклаган. Күпләр яу кырында башын салган. Сугыштан исән-имин кайтучылар үз-үзләрен аямыйча җимерек илне аякка бастырган. Һәм бүген авылдашлары туган районыбыз хакына ал-ял белми эшләгән механизаторлар, водительләр, терлек караучылар, савучылар һәм чөгендер үстерүчеләрнең исемнәрен олы хөрмәт белән искә ала.

Күпбалалы тату гаиләләр авылның аерым горурлыгы булып торган. Ирле-хатынлы Әнүзә һәм Хәмзә Сәфәргалиевлар, Нәгыймә һәм Әкрам Әхмәтшиннар, Әнисә һәм Фәрит Сәфәргалиевлар, Әхәт һәм Фәния Юнысовлар, Маһира һәм Фатыйх Әхмәдуллиннар, Наҗия һәм Наил Әхмәдиевлар, Нәҗибә һәм Фидай Сәфәргалиевлар, Газимә һәм Гали Йосыповлар, Рафаэль һәм Рәйсә Сәфәргалиевлар, Фәндидә һәм Шамил Тимербаевлар, Тәскирә һәм Раил Сәфәргалиевлар, Гадилә һәм Әхмәт Йосыповлар, Әүфә һәм Әсхәт Әхмәтшиннар, Кадрия һәм Фуат Әхмәтшиннар, Мәсхүдә һәм Әхнәф Әхмәтшиннар кулга-кул тотынышып бәхетле озын гомер кичергән. Заманында төрле тармакта эшләп, икътисадка үз өлешләрен керткәннәр, үзләре кебек тырыш, булдыклы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Авылдашлары арасында һәрвакыт хөрмәт казанганнар.

Әлеге бәйрәм көнендә авылның бизәге булып яшәүче өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт күрсәтелде, авыл Советыннан Почет грамоталары тапшырылды. Шунысы куанычлы, Түрештамакта сокланырлык итеп дөнья көтүче яшь гаиләләр дә бар. Алар, үз чиратында, ата-бабалары нигез салган күркәм традицияләрне дәвам итә. Авыл бәйрәмендә 93 яшьлек Маһира апа Әхмәдуллина да катнашты. Ул башкарган җырлар чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Җыелучылар озак еллар яшәп килгән йолаларны искә төшереп утырды. Мәсәлән, кыз урлау йоласы әлеге авылда да киң таралган булган. Вәзинә Әхмәтшинаны да булачак ире урлап алып кайта. Вәзинә апа еракта калган яшьлек хатирәләре белән ихлас уртаклашты.

Егетләрне армиягә бөтен авыл белән озату йоласы бүген дә сакланып калган. Элгәре булачак солдат һәр йортка кереп саубуллашып йөргән, ә бүләк ителгән кулъяулыкларны бергә бәйләп куяр булганнар. Ә шуннан егетне дуслары һәм туганнары гармун моңына кушылып җырлап озатып калган. Әлеге чарада шул еллардагы армиягә алынучы Рәзиф Әхмәтшинны озатуны тамаша кылдык.

Терлек сую, каз өмәләре дә безгә борыннан килгән йола. Күмәкләп башкарылган эшнең бер авырлыгы да сизелми. Бу хакта чарада катнашучыларга Әлфирә Әхмәтшина белән Рәзифә Бирдина кызыклы итеп сөйләде.

Әйе, йолаларның күбесе тарихта калган инде. Мәсәлән, Нәҗибә апа Сәфәргалиева үзенең балачагындагы безнең көннәргә кадәр сакланмаган бик күп уеннар турында бәян итте.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Һәрбер чыгыштан соң музыкаль пауза игълан ителде. Элиза Шәфиева, Гөлнара Хәммәдиярова, Зиннур һәм Марсель Шәбәнгалиевлар, Гөлсинә Халикова, Алмаз һәм Алсу Вәлиевлар тамашачыларга күңелле ял минутлары бүләк итте. Ә соңыннан барысы да бәйрәм табыны артында урын алды, күңелләре булганчы аралашты, истәлеккә фотога төште.

Гөлнара ХӘММӘДИЯРОВА, Иске Күчәрбай авыл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: