Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 август 2018, 18:11

Клуб ремонтлана

Ремонт сезоны дәвам итә. Җәй көне мәктәп һәм балалар бакчаларын гына яңа уку елына әзерләп калмыйлар, ә мәдәният учреждениеләрен дә төзекләндерәләр.

Ямакай авыл мәдәният йортында ремонт эшләре тәмамланмаган әле, шулай да “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында төзелгән яңа сәхнә аркасында ул зур үзгәреш кичергән дә инде. Чөнки артистларның һәркайсы өчен сәхнәнең яхшы һәм уңайлы булуы мөһим. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да, мәдәният йорты дирекциясе дә бу хакта күптән хыялланган булган. Бинаның тышкы ишеген дә яңартканнар.

Клуб һәм мәдәният йортлары авыл җирендә яшәүчеләр өчен бердәнбер мәдәни тормыш үзәге, аралашу, шулай ук балаларның да, өлкәннәрнең дә иҗади сәләтләрен үстерү урыны. Шуңа мәдәни учакларның акрынлап яңа төс ала баруы куанычлы. Ямакай халкы шундый бүләк ясаганы өчен мәдәният идарәсенә, шулай ук аларның хыялын тормышка ашыруда турыдан-туры катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәт белдерә.

Әлеге вакытта стена, идәннәрне буяу тәмамланып килә. Бинаның тирә-ягы да тәртипкә китерелгән, койманы буяганнар, чүп үләнен чапканнар.

Хәбәрче.
Читайте нас: