Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 июль 2018, 17:50

Җәй — иҗат итү чоры

Безнең модельле китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мин яшәгән дөнья нинди гүзәл” дигән чара үткәрә. Аның кысаларында кызыклы кешеләр белән очрашулар оештырыла. Китапханәгә йөрүчеләр моннан алда урындагы шагыйрә, якташыбыз Н.Голубева, Языково сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Р.Әминева белән очрашты.

Чарабызның чираттагы герое — Благовар урта мәктәбе китапханәчесе Лилия Ингил кызы Бакирова. Аның белән очрашуга реабилитация бүлегеннән балалар чакырылды. Кичәне алып баручы Мәрьям Зарипова аларны Лилия Ингил кызының тормыш юлы белән таныштырды. Буш вакытын ул яраткан шөгыле — тасма, сәйлән белән чигүгә, ыргак һәм инә белән бәйләүгә багышлый.

Балалар бу кичәдә тыңлап кына калмады, ә актив катнашты, кунагыбызга сораулар бирде һәм күргәзмәгә куелган эшләре белән кызыксынып танышты. Аннан соң Лилия Ингил кызы кызлар-малайлар белән тасма белән эшләү буенча осталык дәресе үткәрде. Ул аларга үз кулларың белән ничек итеп матур чәчәк ясарга мөмкин икәнлеген аңлатты. Балалар, үз чиратында, ул аңлатканны һәм өйрәткәнне шунда ук отып алды — кулдан ясаган эшләрен истәлеккә үзләре белән алды.

Чыгышлар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Г.Ишбулатова, А.Скачко, А.Хәбирова, Л.Галиева, К.Никонова һәм К.Ишбулатова башкаруында җырлар бәйрәмгә ямь өстәде һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Чараны музыкаль яктан бизәүче С.Бикмәевага аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Нәсимә Петрова,

Благовар авыл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: