Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 июль 2018, 11:55

Авылдашларына очрашу шатлыгы бүләк иттеләр!

Июньнең эссе көне шырлыклыларны һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыйды. Чара киң колач белән, чагу, күңелле һәм бик матур үтте. Йолдыз авылы сыенып утырган урман авызындагы акланда алма төшәр урын да юк иде.

Кая карама, бәйрәм тантана итә. Кече ватаннарыннан читтә яшәүчеләр өчен бу көн аеруча куанычлы булды, чөнки бу ял итү генә түгел, ә туганнары, авылдашлары һәм дуслары белән очрашу өчен бик шәп мөмкинлек. Барысы да бер-берсен бәйрәм белән котлый һәм чара тәэссоратлары белән уртаклаша.

Иртәдән үк кызу сәүдә барды, тирмәләрдә — сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр, ә сәхнәдә төп тантана җәелдерелде. Шырлыклыларны бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов килде. Шулай ук Яңыш авыл Советы АБ башлыгы И.Р.Шәяхмәтов авылдашларына һәм бәйрәм кунакларына ихлас котлауларын юллады. Рәсми өлештә Ирек Расих улы 50 ел бергә гомер кичергән абруйлы гаилә парларына — Флер һәм Зәлинә Фәттаховларга, Тәрҗеман һәм Фәнзилә Гатиятуллиннарга, Фәнис һәм Мөнәвәрә Ибраһимовларга, Рәшит һәм Нәсимә Хәертдиновларга, Зәлиф һәм Флюра Шәрәфлисламовларга, Нәбиулла һәм Габидә Галиевларга тантаналы шартларда Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чыгыш ясаучыларның котлаулары күңелле җыр-моңнар белән үрелеп барды. Аларны Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Айгөл Габдуллина, татар һәм башкорт эстрадасы мэтры Ризван Хәкимов һәм “Нәфисә” җыр театры артистлары, сәләтле яшь җырчылар, якташларыбыз Регина Мөдәрисова, Рәфил Мусин, Айнур Такиуллин, шулай ук Резеда Сабитова, үзешчән сәнгать осталары башкарды. Илдар Әмиров баянда уйнады. Берәүләр сәхнәдән агылган моң белән хушланса, икенчеләр милли уеннарда, конкурс-ярышларда катнашты. Ата-бабаларыбыздан килгән бу уен-ярышлар балаларны һәм өлкәннәрне, ир-егетләрне һәм хатын-кызларны бер мәйданга җыйды, алар капчык киеп, кашыкка йомырка салып, тулы чиләкләр белән йөгерде, кул көрәшендә катнашты, авыш баганага менде. Бер катнашучы да бүләксез калмады.

Авылдашларны берләштергән һәм күптән көтелгән бәйрәмдә милли көрәш һәм ат чабышы да булды. Сабантуй батыры иңенә төп бүләк — көр тәкәне салдылар. Көрәш һәм ат чабышында катнашучылар кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Шырлык авылында оештырылган бәйрәм, биредә яшәүчеләргә онытылмас тәэссоратлар, шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итеп, шаулап-гөрләп үтте.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: