Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 июнь 2018, 11:31

Штандарт тапшыруга әзерлек башланды

Билгеле булганча, киләсе елда Башкортстан Республикасының 100 еллыгы билгеләнәчәк. Юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү өчен махсус комитет төзелде. Бер сүз белән әйткәндә, төбәк үзенең гасырлык юбилеен иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәк.

“Башкортстан тарихы битләре” — Башкортстан Республикасы тарихында юбилейлы датаны билгеләү кысаларында гамәлгә ашырылучы проектларның берсе. Һәм бүген төбәкнең алдынгы сәхнәләрендә муниципаль район һәм шәһәрләрнең фестиваль-марафоны киң колач белән оештырыла. Мәгълүм проект БР Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла. Оештыручылар — БР Мәдәният министрлыгы, БР Халыклар дуслыгы йорты, Бөтендөнья башкортлары корылтае, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре. Эстафета бер районнан икенчесенә штандарт тапшыру марафоны рәвешендә дәвам итә. 2019 елга кадәр республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре үз муниципаль берәмлекләрен Уфа шәһәре сәхнәсендә тәкъдим итәчәк. Марафон республиканың бердәм социаль-мәдәни киңлеген булдыруга, бай тарихи һәм мәдәни потенциалга ия төбәк буларак Башкортстан имиджын ныгытуга юнәлтелгән.

Расланган график буенча 7 сентябрьдә Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Благовар районы чыгыш ясаячак. Бу көнне фестиваль кунакларын һәм тамашачыларны районның тарихи-мәдәни потенциалы һәм социаль-икътисади уңышлары, районда туып-үскән, республика, ил үсешенә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр белән танышу көтә.

Шулай ук район тарихына, күренекле шәхесләргә багышланган, декоратив-гамәли сәнгать, үзебездә җитештерелгән товарлар, милли сувенирлар, ризыклар сату-күргәзмәләре, тарих-мәдәни үзәкләр күргәзмәсе, видеоматериаллар күрсәтү, күпмилләтле коллективлар катнашлыгында концерт һ.б. оештырылачак.

Нурлан ГАНИЕВ.
Читайте нас: