Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 июнь 2018, 11:19

Балаларга музей күрсәтегез

Җәй – әйләнә-тирә дөнья белән танышу, актив ял итү, кызыклы ачышлар ясау өчен бер дигән вакыт. Мәктәпкә йөрүдән, өйгә эшләр башкарудан буш чакта вакытны ничек үткәрергә? Җәйге каникул файдалы үтсен өчен нишләргә? Бу сорауга бик күп җавап ишетергә мөмкин, шуларның берсе – музейга барырга!

Тарих-этнография музее кызыксынучан һәм күпне белергә омтылучы балалар өчен һәрчак ачык. Җәйге каникул чорына без тагын да мавыктыргычрак программа әзерләдек.

Сүз дә юк, балалар өчен иң мөһиме –актив ял. Әмма уеннар ярдәмендә дә бик күп кызыклы һәм яңа нәрсәләр белергә, үзең өчен төрле ачышлар ясарга һәм, әлбәттә, белем багажын тулыландырырга мөмкин.

Музейның җәйге программасы танып-белү уеннары, викториналар, осталык дәресләре, күргәзмәләр, конкурслар, акция һәм бәйрәмнәрдән тора. Безгә килүчеләргә авылыбызның үткәненә сәяхәт кылу мөмкинлеге бирелә. Менә күрерсез, беркем дә килгәненә үкенмәячәк, ә, киресенчә, без тагын киләчәкбез, диячәк.

Музейның социаль челтәрләрдәге битләрендә: https://vk.com/club52420111 һәм https://ok.ru/group/53312903119052 кайчан нинди чаралар үткәреләчәген белә, фотолар карый, башкарылган эшләр белән таныша аласыз.

Балалар бакчаларына йөрүче һәм мәктәптә укучы балаларны чараларда көтеп калабыз. Алдан язылу мотлак. Белешмәләр өчен тел.: 8(34747) 2-25-27, 89373455201.

Светлана ГАЙНАТУЛЛИНА, музей мөдире.
Читайте нас: