Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 апрель 2018, 18:50

Җырларым Ватаным турында

29 мартта район Мәдәният сараенда оешма һәм учреждениеләрнең вокал коллективлары катнашлыгында “Минем Ватаным” хәрби-патриотик җырлар фестиваленең гала-концерты үтте.

29 мартта район Мәдәният сараенда оешма һәм учреждениеләрнең вокал коллективлары катнашлыгында “Минем Ватаным” хәрби-патриотик җырлар фестиваленең гала-концерты үтте.
Туган илебез – Русия турында күпме җырлар иҗат ителгән! Бер концертта аларның барысын да башкару мөмкин түгел, чөнки конкурста бөтен авыл мәдәният йортлары һәм клублар катнашты. Шуңа карамастан, үзешчән сәнгать осталары Туган илебезнең никадәр матур, гүзәл, иксез-чиксез булуын күрсәтә алды.
Гала-концертта Языково урта мәктәбе, Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге, Үзәк китапханә, Мәдәният сараеннан дүрт коллектив, Васильевларның гаилә ансамбле, шулай ук, Шарлык, Ямакай, Троицкий һәм Агарды авыл мәдәният йортларының вокал коллективлары концерт номерлары күрсәтелде.
Җыелучылар алдында тарихчы, туган якны өйрәнүче, районда “Үлемсез полк” хәрәкәтенә нигез салучы Борис Михайлович Лынник чыгыш ясады.
Гала-концертка иң яхшы, иң чагу номерлар сайлап алынган иде. Гран-при район Мәдәният сараеның “VIVO” вокал ансамбленә (җитәкчесе Г.Х.Колинченко) тапшырылды. “Сударушка” (җит.С.Ф.Гайнатуллина) һәм Таң урта мәктәбенең “Гармония” (җит.З.К.Хәмидуллина) рус җыры вокал ансамбльләре I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Домбровка авыл мәдәният йортының “Яңгыравык тавышлар” (А.Р.Бабаева), Шарлыктан “Сандугач” (Д.В.Исхакова), Үзәк китапханәдән “Яхшы кәеф” вокал ансамбльләре (А.Н.Рамазанова) I дәрәҗә дипломантлар дип танылды.
Призерлар исемлеге белән безнең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге төркемдә (https://vk.com/rdk_blagovar) танышырга мөмкин.
Фестивальне үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен алыштыргысыз алып баручы Нурлан Ганиевка, “Калимба” вокал ансамбленә (В.Васильева) һәм “Дәртле яшьлек” бию ансамбленә (Р.Х.Дейниченко) ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Катнашучыларның барысына да иҗади уңышлар телибез.
Гөлшат Мөхәммәтҗанова, мәдәният идарәсенең мәгълүмат-аналитика эше буенча методисты.
Читайте нас: