Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 апрель 2018, 18:23

Китапханәгә укучыларны җәлеп иттек

Традиция буенча язгы каникул вакытында районның Балалар китапханәсендә Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы үтә. Бездә ул “Китап исемле могҗиза” дип аталган библио-шоудан башланды. 3 “В” класс укучылары җитәкчеләре А.Ф.Мәүлетова белән “Ничек башланды...” бәйрәм тарихы белән танышты.

Традиция буенча язгы каникул вакытында районның Балалар китапханәсендә Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы үтә. Бездә ул “Китап исемле могҗиза” дип аталган библио-шоудан башланды. 3 “В” класс укучылары җитәкчеләре А.Ф.Мәүлетова белән “Ничек башланды...” бәйрәм тарихы белән танышты.
“Китап — иң яхшы телевизор” уен-сәяхәтендә балалар уеннарда һәм викториналарда актив катнашып, татлы бүләкләр алды. “Китап нәрсәдән башлана?” осталык дәресендә китапларның барлыкка килү тарихы белән таныштырдык һәм балалар үзләре 15 китапны “ремонтлады”. 1 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә (җит. А.Ф.Хаҗиева) китапханә буйлап “әкияти сәяхәт” бик ошады.
Атналык кысаларында китап укуга, яңалык ачуга өндәгән һәм чакырган рәсемнәр конкурсы үтте, анда китапларның тышлыгын рәсемгә төшерергә кирәк иде. Конкурста 12 бала катнашты. Абидат Исхакова — беренче, Равил Насыйров — икенче, Александр Александров өченче урынга лаек булды. Бу көнне беркем игътибарсыз калмады, малайлар-кызлар барысы да истәлекле бүләкләр алды. Шулай ук балалар китапханәсе Благовар авылындагы тернәкләндерү үзәгендә дә булды. “Әкиятләр әйлән-бәйләне” бәйрәменә балаларның яраткан әкият геройлары килде. Алар балалар белән төрле уеннар уйнады, эстафеталарда көч сынашты, биеде һәм бүләкләр таратты.
Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгына йомгак ясап, максатыбызга ирешкәнбездер, дип уйлыйбыз, чөнки анда катнашучылардан бик күп җылы сүзләр ишеттек, һәм абонентларыбыз саны да бермә-бер артты.
Алсу Рамазанова,
балалар китапханәсе мөдире.
Читайте нас: