Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 апрель 2018, 18:26

Китап патшалыгы үзенә тарта

20 апрельдә район китапханәләрендә ел саен үткәрелүче “Китапханә төне” социаль-мәдәни акциясе узачак, быелгы темасы — “Китапның тылсым көче”. Ул кичке сәгать 5тә башлана.

20 апрельдә район китапханәләрендә ел саен үткәрелүче “Китапханә төне” социаль-мәдәни акциясе узачак, быелгы темасы — “Китапның тылсым көче”. Ул кичке сәгать 5тә башлана. Бу вакытта китапханәләрдә балалар өчен слайд-викториналар, осталык дәресләре, уен программалары, әдәби сәяхәтләр, конкурслар һәм башка чаралар оештырылачак.
19.00-22.00 сәгатьләр аралыгында китап йортлары өлкәннәр өчен ишекләрен ачачак. Аларны да бик күп кызыклы чаралар, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, презентацияләр, күргәзмәләр көтә.
Сезне Языково авылы, Ленин урамы, 16 адресы буенча көтәбез. Белешмә өчен телефон: 2-24-86.
Читайте нас: