Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 апрель 2018, 17:13

“Благовар энҗеләре”-2018

Һәркем үзенчә сәләтле. Вакыты җиткәч бөреләнеп, чәчәк таҗы кебек ачылыр әнә шул сәләтне күреп калырга гына кирәк. Районыбызның һәр авылында сәләтле кешеләр яши.

Һәркем үзенчә сәләтле. Вакыты җиткәч бөреләнеп, чәчәк таҗы кебек ачылыр әнә шул сәләтне күреп калырга гына кирәк. Районыбызның һәр авылында сәләтле кешеләр яши. Берәүләр яңгыравык, чиста тавышлары белән әсир итсә, икенчеләре гәүдә сыгылмалылыгы белән таң калдыра, бәгъзеләре исә декоратив-гамәли иҗатта осталыклары белән гаҗәпләндерә.
Сәләтле коллективларны һәм башкаручыларны ачыклау, аларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыруда шартлар тудыру, иҗади эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен һәм төрләрен популярлаштыру максатында менә дүртенче тапкыр инде районда “Благовар энҗеләре” конкурсы үткәрелә.
Быел ул 17 апрельдә башлана, анда район авыл биләмәләрендәге барлык учреждениеләр һәм оешмалар катнашачак. Һәр авыл биләмәсе үз программасын тәкъдим итәргә, анда 5 номинация: “Вокал”, “Хореография”, “Инструменталь башкару”, “Нәфис сүз”, “Безнең як осталары” буенча номерлар урын алырга тиеш.
Конкурсның тәүге этабы авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары базасында һәр авыл биләмәсе учреждениеләре һәм оешмалары чыгышын үз эченә ала, 2 этап — иң яхшы программаларны сайлап алу һәм район Мәдәният сараенда үтәчәк Гала-концертта чыгыш ясау.
Конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!
Е.Вологжина,
мәдәният идарәсенең методик үзәк мөдире.
Читайте нас: