Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 апрель 2018, 11:15

Челтерәде “Чәрмәсән чишмәләре”...

Узган атнада үзәк район китапханәсенең уку залында Флюр Абдракиповның күптән түгел дөнья күргән “Чәрмәсән чишмәләре” китабының исем туе үтте.

Узган атнада үзәк район китапханәсенең уку залында Флюр Абдракиповның күптән түгел дөнья күргән “Чәрмәсән чишмәләре” китабының исем туе үтте. Чараны алып баручы — китапханәче Фиюза Буранголова җыентыкта урын алган шигырьләрне укып ишеттерде һәм шагыйрь, аның ничек иҗат белән мавыга башлавы, шигърияткә ясалган тәүге адымнары турында сөйләде.
Һәркемгә туган җире, балачагы, үсмер еллары кадерле һәм газиз. Флюр Гыйльметдин улының шигырьләрендә туган җиргә ихлас сөю ярылып ята. Шигърияттә мәхәббәт темасы иң киң таралганыдыр, мөгаен, чөнки сөюдән башка бер генә хис тә кеше күңеленә чиртә алмый. Дуслар, туганнар, шигърият сөючеләр җыелган кичәдә уңай хис-тойгылар, күтәренке кәеф, бәйрәм рухы тантана итте.
Шагыйрьгә БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырлар авторы, шагыйрь Рәмил Чурагул, Благовар муниципаль район Советы депутаты, шагыйрь Нурлан Ганиев, “Каләмдәшләр” шигърият клубы әгъзалары, тантана сәбәпчесенең дуслары, туганнары бик күп җылы сүзләр әйтте. Светлана Гайнатуллина һәм Дилә Гыйззәтуллина тамашачыларга моңлы җырларын бүләк итте.
Тамашачылар “Чәрмәсән чишмәләре” җыентыгын һәм яраткан шагыйрьләренең автографын алу бәхетен кичерде. Флюр Гыйльметдин улы шигырьләр җыентыгын районның барлык китапханәләренә дә тапшырды.
Чарада катнашучылар да, тамашачылар да матур шигырьләр иҗат иткәне өчен авторга олы рәхмәтен белдерде һәм нык сәламәтлек, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Илмира Маннанова,
Үзәк район китапханәсенең бүлек мөдире.
Автор фотосы.
Читайте нас: