Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 март 2018, 11:25

Әсәрләр үлемсез!

“Жанлы классика” яшь шигырь укучылар конкурсының район этабыШундый исем астындагы халыкара конкурс балалар арасында китап укуны популярлаштыру җәһәтеннән күләме буенча уникаль чара. 13 мартта аның район этабы үтте.

“Жанлы классика” яшь шигырь укучылар конкурсының район этабы
Шундый исем астындагы халыкара конкурс балалар арасында китап укуны популярлаштыру җәһәтеннән күләме буенча уникаль чара. 13 мартта аның район этабы үтте.
Үзәк китапханә мәгариф бүлеге белән берлектә төрле мәктәп укучыларын җыйды. Конкурста 11 белем учагыннан 25 бала катнашты.
“Жанлы классика”ның программасы сайланган авторлар төрлелеге һәм сөйләү манерасы белән аерылып торды. Шигырь укучылардан һәркем әсәрне оста итеп башкарырга тырышты. Барысы да диярлек сүз матурлыгын һәм әсәрнең тирәнлеген аңлый.
Компетентлы жюри конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын ачыклады. Менә алар 2018 елда “Жанлы классика” конкурсының район этабында җиңүчеләр:
Юлиана Мозговая, Первомайский урта мәктәбенең 8 класс укучысы (җит. Бизинадзе А.Г.)
Ксения Мурзинкина, Языково урта мәктәбенеең 5 класс укучысы (җит. Данилова О.Ф.)
Снежана Моор, Первомайский урта мәктәбенең 6 класс укучысы (җит. Скворцова Т.И.).
Төбәк этапта район данын нәкъ алар яклаячак. Кызларга уңышлар телик!
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: