Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 март 2018, 19:24

Яз күңелне яшәртә

Конкурслар гүзәл затларны берләштереп кенә калмады, ә кичәне онытылмас та итте

Конкурслар гүзәл затларны берләштереп кенә калмады, ә кичәне онытылмас та итте
Благовар авыл мәдәният йортында “Ягез әле, гүзәл затлар!” дип аталган традицион конкурс үтте, анда Благовар һәм Ямакай кызлары ярышты. Алар “Иң зирәкләре”, “Музыкаль калейдоскоп”, “Чын артист” кебек конкурсларда осталык күрсәтте. “Үз-үзенә парикмахер” конкурсы барысына да ошады, ә менә “Эксперимент урыны — кухня” бәйгесе катнашучыларның нәрсәгә маһирлыгын ачты. Алар оригиналь ризыклар әзерләп, таләпчән жюри хөкеменә тәкъдим итте.
Гүзәл затлар тамашачыларны сәләтләре, чаялыклары, җитезлекләре белән әсир итте, аларның күңелен күтәрде. Мәрьям Зарипова, Диана Атнабаева, Ямакай кунаклары Айсылу Карачурина, Эльвина Карачурина, Айсылу Адиятуллина һәм Аделия Мөхәммәтҗанова кичәне җырлары белән бизәде. Музыкаль яктан бизәүче Светлана Бикмәевага олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Н.Петрова, авыл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: