Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 март 2018, 19:19

Масленица кунакка килде

Топоринка балалар бакчасына йөрүчеләр өчен узган җомга истәлекле булды.

Топоринка балалар бакчасына йөрүчеләр өчен узган җомга истәлекле булды. Алар башка көннәрдәге кебек төшкә кадәр тәрбиячеләре белән саф һава суларга чыкты һәм шул мәл ихатада җырлаучы-биюче, балаларны әйлән-бәйләнгә чакыручы өч скомороханы, урман иясен, Убырлы карчыкны, куян һәм тагын әллә нинди җан ияләрен күреп калды. Балалар шунда ук уеннарга кушылды, аркан тартты, капчык киеп, паровоз кебек бер-берсенә “тагылып” йөгерде. Скоморохалар аларны кайнатмалы һәм каймаклы беленнәр, күмердә кайнаган самовар чәе белән сыйлады, шарлар таратты. Ә ахырда, йола буенча, алдан әзерләп куелган масленица чучелосын яндырдылар һәм шул рәвешле кыш белән саубуллаштылар. Сер булып калмасын, әкият персонажларын балаларның әти-әниләре уйнады. Болар — Н.Швевель, Е.Быль, О.Мустафина, А.Хөсәенова, В.Никифорова, Г.Туюшева, Р.Колпакова. Алар бу тамашаны авыл клубы белән бергә оештырды.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: