Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 февраль 2018, 14:09

Очрашу җуелмас тәэссоратлар калдырды

Кышкы кич. Клуб ишекләре кунакчыл ачык. Бүген анда моңа кадәр бер дә үткәрелмәгән чара планлаштырыла. Төгәлрәге, элекке Алексеевка урта мәктәбен тәмамлаучылар өчен “Без янә бергә” очрашуы. Бәйрәмгә Пришиб авыл мәктәбе белән бәйләнеше булган һәркемне чакырдык.

Кышкы кич. Клуб ишекләре кунакчыл ачык. Бүген анда моңа кадәр бер дә үткәрелмәгән чара планлаштырыла. Төгәлрәге, элекке Алексеевка урта мәктәбен тәмамлаучылар өчен “Без янә бергә” очрашуы. Бәйрәмгә Пришиб авыл мәктәбе белән бәйләнеше булган һәркемне чакырдык.
Мәктәпне 70нче елдан башлап 2017гә кадәр тәмамлаучылар бик күп килде. Матур итеп бизәлгән залда 80нче еллардагы мәктәп формасы, Советлар Союзы флаглары, пионер галстуклары, быргы һәм барабан, Ленин һәм Карл Маркс бюстлары урын алды, сәхнәгә төрле төстәге шарлар, рус һәм немец телләрендә алфавитлар эленде, парталар куелды.
Кичәне ике телдә алып бардык. Концертта нигездә “Яз” һәм “Индиго” клубы әгъзалары чыгыш ясады. Надежда Рейбант – “Желаю”, Камила Абусева “Одноклассники” җырын башкарды, “беренче класс укучылары” ролендәге Роман Василенко белән Алина Галиева (9 кл) тәүге кыңгырау турында шигырь сөйләде. 1970-2000 еллардагы популяр бию һәм пародияләр күрсәтүче Айдар Арсланов бигрәк тә килештерде.
Соңыннан күңелле конкурс һәм викториналар оештырылды, иң активларга бүләкләр әзерләгән идек. Очрашуга ак алъяпкыч киеп мәктәп формасында килүчеләр аерым бүләкләнде. Бер бирем конкурста катнашучылар өчен авырдан булып чыкты – БАМ һәм ВЛКСМ сүзләренең ничек озынайтылуын беркем дә әйтә алмагач, кичәне алып баручылар – “бер класста ике ел утыручы” Юлия Артес белән “озак еллар завуч булып эшләүче бәйләнчек” Ольга Петровна ролендәге Лидия Миллер ярдәмгә килде, шулай ук алар галстукны ничек бәйләргә икәнен күрсәтте.
Кунаклар бәйрәм табыны артында сөйләшә-сөйләшә күчтәнәчләр белән чәй эчкән арада башкалар үткән еллар музыкасына биюгә төште.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында немец тарихи-мәдәни үзәге музеен күрмәгәннәр дә бар иде, шуңа алар өчен зур булмаган экскурсия оештырылды. Кунаклар немец мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклауларына соклануларын яшермәде. Борынгы сугылган келәм, элекке фоторәсемнәр һәм башка экспонатлар фонында класслар белән аерым фотога төштеләр.
Килүчеләрнең күп, кәефләре шәп булуы максатыбызга ирештек дигәнне күрсәтә иде. Нәкъ клубта үткәреп тә ялгышмаганбыз, чөнки мәктәпне тәмамлап күптән районнан читтә яшәгән һәм туган якларына сирәк кайткан авылдашларыбыз немецлар Германиягә күченеп китеп беткән дип уйлаган булган. Шуңа Пришибта бүген дә немецлар яшәвен, укуын һәм эшләвен күреп тагын бер аптырадылар.
Шәхсән үз исемемнән кичәдә катнашучыларга һәм кунакларга туып үскән якларын онытмаганнары өчен рәхмәт әйтергә телим.
Юлия Артес.
Читайте нас: