Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль 2018, 13:02

Йомгак ясалды, планнар билгеләнде

25 гыйнвар көнне район Мәдәният сараеның тамаша залында мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды, анда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм 2018-2020 елларга план билгеләнде.

25 гыйнвар көнне район Мәдәният сараеның тамаша залында мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды, анда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм 2018-2020 елларга план билгеләнде.
Район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Вахит Кадыйров мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, 2018 елга һәм 2020 елга кадәрге планлы чорга кайбер бурычларны телгә алды. Мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Едих үзенең чыгышында мәдәният учреждениеләренең иң зур җиңү-казанышларын, булган проблемаларны һәм эш перспективаларын билгеләде.
Мәдәният сарае директоры В.Ломанец, үзәк китапханә директоры А.Шиль, сәнгать мәктәбе директоры Э.Осипова, тарих-этнография музее мөдире С.Гайнатуллина, мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз рәисе М.Хомякова да узган елдагы эш йомгаклары белән таныштырды.
Чараның икенче өлешендә 2017 ел йомгаклары буенча алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. Благовар авыл модельле китапханәсе (китапханәче М.Зарипова) “Иң яхшы модельле китапханә” номинациясендә “Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханәсе-2017” IX республика конкурсы дипломына лаек булды. БР Мәдәният министрлыгы бәяләве буенча Иске Күчәрбай авыл мәдәният йорты (мөдире Г.Хәммәдиярова) иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе дип танылды. Троицкий авыл мәдәният йорты мөдире О.Жижора иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе хезмәткәре булды.
Г.Хәммәдиярова (Иске Күчәрбай), Е.Вологжина (методүзәк мөдире). А.Хәбибуллина (сәнгать мәктәбе преподавателе), М.Кувшинова (үзәк китапханәнең хезмәтләндерү бүлеге мөдире) район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде. И.Сафин белән М.Боббка мәдәният идарәсеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Республика, халыкара һәм бөтенрусия конкурсларында актив катнашкан хезмәткәрләр премия, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Е.Вологжина, методүзәк мөдире.
Читайте нас: