Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль 2018, 12:59

Тагын очрашырга сүз куештылар

БР Халыклар дуслыгы йорты филиалы – Канзәфәр би исемендәге “Сарайлы” башкорт тарихи-мәдәни үзәгендә Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, З.Биишева исемендәге премия лауреаты Ләлә Биишева, Ш.Бабич исемендәге республика премиясе лауреаты, танылган шагыйрә Лариса Абдуллина, тарихчы-журналист, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, С.Юлаев һәм Ш.Ходайбердин исемендәге премияләр лауреаты Салават Хәмидуллин белән очрашу үткәрелде.

Чара танылган башкорт язучысы Зәйнәб Биишеваның тууына 110 ел тулуга багышланды. Хөрмәтле кунаклар белән очрашуга башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар чакырылган иде.
Ләлә Биишева, Зәйнәб Биишеваның туганы, язучы турында хатирәләре белән уртаклашты. Төпкел авылдан чыккан каләм остасының бар иҗаты белән туган халкына хезмәт итүен билгеләде. Аның барлык әсәрләрендә халык мәнфәгатьләре һәм азатлык проблемалары, халкыбызның бәхетле тормыш өчен көрәшүе иҗатының төп асылын тәшкил итә. Шушы тема кызыл җеп булып әсәрдән әсәргә торган саен тирәнрәк үтеп керә, тулырак ачыла бара.
Ул, шулай ук, район мәктәпләрендә башкорт телен укыту белән кызыксынды, башкорт теле укытучыларына балалар белән эшләүдә файдалы киңәшләрен бирде, китаплар бүләк итте.
Лариса Абдуллина Зәйнәб Биишеваның башкорт әдәбиятында уйнаган роле турында бәян итте. Һәм җыелучыларны үзенең иҗаты белән дә таныштырды, ихласлык белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерде, сорауларга җавап бирде.
Ә Салават Ишмөхәммәт улы, фактларга һәм документаль чыганакларга таянып, башкортларның тарихы, 1919 елда башкорт автономиясе барлыкка килүгә китергән вакыйгалар турында кызыклы итеп сөйләде. Ул, шулай ук, “Башкорт ыруларының тарихы” томнары белән таныштырды. Тарихчы әйтүенчә, Благовар районында гамәлдә меңле башкортлары яши, әмма каңны башкортлары нигез салган авыллар да бар. Танылган галимнең сөйләве буенча үзебезнең халык тарихы турында бик күп яңалык белә алдык.
Очрашу җыелучылар күңеленә хуш килде. Дустанә җылы атмосферада вакытның үткәнен дә сизми калганбыз. Чарада катнашучылар дуслашырга өлгерде, һәм тагын очрашырга сүз куешып таралышты.
Салават БАТЫРАЕВ, тарихи-мәдәни үзәк мөдире.
Читайте нас: