Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль 2018, 13:09

Китапханә җылысы үзенә тарта

Район китапханәсендә кичәләр ни өчен шулай матур һәм ямьле үтә? Мөгаен, биредә өйдәгечә рәхәт булганга, кызыклы персонажлар, яраткан һәм таныш булмаган геройлар, әллә күпме кызыклы вакыйгалар белән ымсындыручы китап киштәләре үзенә чакырып торгангадыр.

Район китапханәсендә кичәләр ни өчен шулай матур һәм ямьле үтә? Мөгаен, биредә өйдәгечә рәхәт булганга, кызыклы персонажлар, яраткан һәм таныш булмаган геройлар, әллә күпме кызыклы вакыйгалар белән ымсындыручы китап киштәләре үзенә чакырып торгангадыр.
Ә китапханәчеләр — сүз осталары турында сүз дә юк! Шулай булмый, аларның кул астында күпме бай материал, сценарийда рәхәтләнеп куллан гына. Район китапханәсендә Гаилә елын ачуга багышланган “Гаиләдән кадерлерәк нәрсә бар?” дип аталган ял кичәсен оештыручыларның уе да нәкъ оригиналь сценарий аркасында гамәлгә ашты.
Аның авторлары һәм алып баручылар Алсу Рамазанова белән Марина Кувшинова гаиләләр белән төрле уен һәм конкурсларны, гаиләгә багышланган рус халык мәкальләрен һәм тамашачыларның аларны нинди мәгънәдә аңлаулары турында җавапларын катнашучыларның бала тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау турында серләре белән бергә үреп алып барды. Очрашуның кечкенә катнашучылары бәләкәч кенә куллары белән “Гаилә агачы”на алма һәм яфрак рәсемнәрен нинди зур тырышлык белән ябыштыруларын күрсәгез икән, ә әти-әниләренә ит тарткыч сүтеп-корырга ярдәмләшүләре үзе ни тора?!
Мондый матур кичәне бәрхет тавышы белән тамашачыларның күңелен яулаучы билгеле башкаручы Альберт Якуповның чыгышыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел, шулай ук моңлы җырлары белән җыелучыларны мәдәният идарәсе белгечләре Елена Вологжина һәм Светлана Гайнатуллина шатландырды. Яшь сәхнә йолдызлары София Карагузина, Камила Гарданова, Эвелина Шәйхетова, Христиан Едих, Илья Елиманов һәм Камила Насыйрова ямьгә ямь өстәде. Шунысын билгеләргә кирәк, көндәлек мәшәкатьләр арасында яраткан оныкларының чыгышын карарга картәти-нәнәләре: Гөлтуташ Карагузина, Рәйлә Вахитова, Зәкия Якупова, Фатыйх һәм Фәнилә Туйчиннар да килгән иде. Бәйрәм чәй табыны артында “Аерылмас дуслар” җыры белән, аны актив әниләр башкарды, тәмамланды.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: