Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 гыйнвар 2018, 18:57

Пришиб клубында тормыш кайный

Безнең клубта һәм китапханәдә бәйрәм тантаналары һәрчак югары дәрәҗәдә, күмәк кеше катнашлыгында һәм кызыклы үтә. “30 яшьтән узганнар өчен...” ял кичәсендә 80-90нчы еллар җырларын яңгыраттык, килүчеләрнең барысы да, аеруча хатын-кызлар, рәхәтләнеп күңел ачты. Якты һәм матур бәйрәм – Раштуаны да игътибарсыз калдырмадык. Бу көнне әңгәмә кордык, “Раштуа утырмалары” дигән видео карадык, авыл мәдәният йорты активистлары белән күчмә очрашу оештырдык.

Кышкы каникулларны балалар аеруча нык көтеп ала. Буш вакытларын компьютер алдында үткәрмәсеннәр өчен без аларны төрле мавыктыргыч уеннарга җәлеп итәргә тырыштык. Бу чараларның ничек үтүе турында безнең төркемдә укып белә аласыз. Яңа ел тантаналары вакытында мәдәният учагына барлыгы 350 кеше килгән.
Шулай ук тоташ коллектив белән үзебезнең биләмәне кардан чистарту эше алып бардык.
Яңа ел бәйрәмнәре шаулап-гөрләп үтте дә китте. Хәзер мәдәният хезмәткәрләре бераз ял итеп алса да була. Ә соңыннан яңа көч һәм идеяләр белән янә сезнең өчен эшкә чумачакбыз. Тиздән, бик тиздән без Алексей Котловны, аны күбрәк Диджей Дождик буларак беләләр, 90нчы еллар кичәсенә көтеп калабыз. Бу аның безгә инде өченчегә килүе.
Юлия АРТЕС, мәдәният йорты директоры.
Читайте нас: