19 гыйнварда районның тарих-этнография музеена Уфа шәһәренең Хәрби Дан музее тарафыннан оештырылган “Башкортстан сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында” күчмә күргәзмәсе килде. Ул Башкортстанның җиңел һәм авыр сәнәгате, авыл хуҗалыгының дәһшәтле сугыш елларындагы үсеш тарихын чагылдыра. Сугыш башлангач Башкортстанның авыл хуҗалыгында катлаулы хәл килеп туа. 1943 елга хезмәткә сәләтле колхозчылар саны, сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, 218 мең кешегә кими. Квалификацияле эшләүчеләрне Кызыл Армия сафларына һәм өлешчә сәнәгатькә алалар. Колхоз производствосында ир-атлар саны өч тапкырдан күбрәккә кими. Авыл хуҗалыгындагы эшләрнең төп авырлыгы ирләрен, әтиләрен һәм абыйларын алыштырып, трактор рычагы һәм комбайн штурвалы артына утырган, сабан һәм чәчкеч артына баскан хатын-кызлар иңенә төшә. Сугыш чорында меңәрләгән хатын-кызлар тракторчы, комбайнчы, шоферлыкка укый, колхоз-совхозларга җитәкчелек итә. Хуҗалыкларда һәм МТСларда комсомол-яшьләр бригадалары һәм звенолары төзелә, аларның кайберләре Бөтенсоюз яшьләр бригадалары ярышларында беренчелек яулый. 1944 елда Башкортстанда өч меңгә якын шундый звено исәпләнә. Күргәзмәгә килүчеләр шушы һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә ала. Бәясе элеккечә: өлкәннәр өчен – 50, балалар өчен 20 сум. Күргәзмә безнең музейда 28 февральгә кадәр була.