Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 ноябрь 2017, 18:27

Һәрвакыт бергә

Район Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.

Район Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Вахит Кадыйров благоварлыларны бәйрәм белән котлады. Ул мәгълүм бәйрәмнең килеп чыгу тарихын бәян итте, бүгенге Русиядә аның көнүзәклеген билгеләде һәм артабан да җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара аңлашу тантана итүен теләде.
Мәдәният сарае артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әзерләгән концерт тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. “Дәртле яшьлек” бию ансамбле, “Хуторок” украин халык ансамбле, яшь сәхнә йолдызлары Э.Шәйхетова, А.Ишметова, курайчы И.Кодабаев, В.Ломанец һәм С.Тупицо дуэты чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Хәбәрче.
Читайте нас: