Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 ноябрь 2017, 18:17

Без –бер гаилә

Халыклар бердәмлеге көнендә “Башкортстан” концерт залында бәйрәм чарасы үтте. Кунакларны милли костюмнар кигән катнашучылар каршы алды, төрле күргәзмәләр, республиканың һөнәри һәм үзешчән сәнгать коллективларының концерты оештырылды.

Халыклар бердәмлеге көнендә “Башкортстан” концерт залында бәйрәм чарасы үтте. Кунакларны милли костюмнар кигән катнашучылар каршы алды, төрле күргәзмәләр, республиканың һөнәри һәм үзешчән сәнгать коллективларының концерты оештырылды.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов концерт залы алдындагы мәйданда җыелучыларны җылы сәламләде һәм бәйрәм белән тәбрик итте.
“Бәйрәмнәрнең кайсы да кәефләрне күтәрә. Әмма бүгенгесе аерым мәгънәгә ия. “Бердәмлек” сүзе үк күңелләрне канатландыра. Чөнки без бердәм булганда гына зур, бөек эшләр башкара, җиңүләр яулый алачакбыз. Безнең ил элек-электән нәкъ халыклар бердәмлеге белән көчле һәм куәтле. Әлбәттә, һәр илнең тормышында аның халкы, гражданнары төп урынны били. Бүген шундый бәйрәм билгели, бер-беребезне тәбрикли һәм матур теләкләр әйтә алу мөмкинлеге булу нинди яхшы”, — диде Рөстәм Зәки улы. Төбәк Башлыгы бәйрәмдә катнашучылар белән аралашты, күргәзмәләр эше белән танышты һәм сәнгать осталарының концертын карады.
Шунысы куанычлы, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү тантанасында безнең район делегаиясе дә катнашты. Анда БР Халыклар дуслыгы йорты филиалы немец тарихи-мәдәни үзәкнең баш белгече Юлия Вольдемаровна Артес, Светлана Суфиян кызы Кунц җитәкчелегендәге “Volksklang” немец халык ансамбле барды. Концерт залы фойесында халык кәсепләре күргәзмәләре эшләде, анда һәр милләт үзенең милли ашларын, бәйрәм тарихына багышланган стендлар күрсәтте. Халыклар дуслыгы йорты игълан иткән “Без дус булуыбыз белән көчле” рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Анда Пришиб һәм Алексеевка мәктәпләре укучылары да катнашкан иде, шунда ук урнаштырылган “Дуслык агачы”на теләге булган һәркем халыклар дуслыгын гәүдәләндергән тасма элә алды.
Икенче катта тамашачыларга төрле районнардан килгән сәнгать осталарының концерт программасы тәкъдим ителде. Немец халык ансамбле дәртле “Holle Hir” җыры белән чыгыш ясады.
Бәйрәм концерты Ф.Гаскәров исемендәге академия бию ансамбле һәм үзешчән коллективлар башкаруында Урал Иделбаевның “Риваять” әсәре буенча әзерләнгән музыкаль-хореографик композиция белән башланды.
Немец тарихи-мәдәни үзәге шундый киң колачлы һәм әһәмиятле чарада катнашуда ярдәм күрсәткән өчен район хакимиятенә, мәдәният бүлегенә рәхмәт белдерә.
Ю.АРТЕС.
Читайте нас: