Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 ноябрь 2017, 12:30

Мидхәт Әбделмәновның иҗат кичәсе

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Язучылар берлегендә данлыклы якташыбыз, республикада гына түгел, аннан читтә дә зур танылу тапкан сәләтле шагыйрь, үткен каләмле публицист Мидхәт Әбделмәновның иҗат кичәсе үтте.

Мидхәт Мәҗит улы әдәбият һәм журналистика өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхес. Ул — БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы, билгеле композитор, күпсанлы җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп әдәби премияләр лауреаты.
Ихласлык, ачык күңеллелек һәм гаделлек — иҗат кичәсенең асылын шушы өч сүз белән билгеләргә мөмкин иде. Бу сыйфатлар, әлбәттә, шагыйрьнең үзенә дә хас, һәм нәкъ алар шагыйрь һәм иҗатын яратучылар, әдип-әдибәләр, яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасындагы ачыктан-ачык аралашуга нигез салды да.
Тантана сәбәпчесен БР мәдәният министры урынбасары Ранис Рәис улы Алтынбаев, БР Язучылар берлеге рәисе Зәки Арслан улы Әлибаев, якташлары исеменнән — шагыйрь, Благовар муниципаль район Советы депутаты Нурлан Рәшит улы Ганиев, язучылар һәм журналистлар котлады. Шагыйрьнең дуслары — җырларын башкаручылар — Әлфия Әмирханова, Рөстәм Вәлиев, Мәхмүт Ибраһимов, Галия Язданова һәм башкалар кичәгә аеруча җылылык, ямь өстәде.
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов: “Мидхәт Әбделмәновның шигъриятен гадилек аерып тора. Аның шигырьләре тыңлаучы һәм укучы күңеленә шунда ук барып керә һәм анда я елмаю, я моңаю булып кала. Ул образлар тудыру һәм шаян сүздән алып, драматик хиссияткә кадәр, күңел халәтен бөтен тулылыгында ачып сала белү остасы”, диде. Һәм бу сүзләр белән килешмәү мөмкин түгел.
Кичә бер тында узып китте. Якташыбызның иҗатын яратучылар һәм аның шигърияте белән күптән түгел генә таныш булганнар Мидхәт Мәҗит улына илһам, бөтен уй-ниятләренең гамәлгә ашуын һәм әдәбият сөючеләр белән яңадан-яңа очрашулар теләп хушлашты.
Хәбәрче.
Читайте нас: