Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март 2021, 20:11

Үсемлекчелек мизгеле җитә

Озакламый республикада яңа үсемлекчелек мизгеле башланачак, һәм язгы-басу эшләре алдыннан республика аграрийлары традицион рәвештә зона конференциясенә җыелалар. Күптән түгел Урал алды дала зонасы вәкилләре өчен тәүге чара Стәрлебаш районында узгарылды. Анда безнең районнан да хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рамил Харрасов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Узган ел агросәнәгать комплексы өчен начар булмады, дип билгеләде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов конференцияне ачып. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2020 елның гыйнвар-декабрендә гамәлдәге бәяләрдә 189,6 млрд. сум (2019 елда – 169,7 млрд. сум) яисә узган ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,1% тәшкил итте (2019 елда – 102,2%).
Илшат Илдус улы тармак торышына җентекле анализ ясады. Мисал өчен, ул узган мизгелнең авыл хуҗалыгы культуралары игүнең табышлылыгы белән аерылып торуын билгеләде. Бигрәк тә бөртекле культуралар. Мәсәлән, көзге бодай рентабельлелеге уртача 100%тан артып киткән.
— Республика аграрийлары авыл хуҗалыгы культураларын нәтиҗәле үстерергә өйрәнде, — диде ул. — Уҗым культураларының гектар куәте еш кына 70 центнердан артып китә, шикәр чөгендеренеке 800 центнерга кадәр җитә. Бу заманча технологияләрне үзләштерү, яхшы орлык куллану аркасында мөмкин булды. Сату бәяләре югары булганда бу күпчелек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшы керем алу мөмкинлеге бирә.
Илшат Фәзрахманов билгеләвенчә, киләчәктә дә шулай эшләүне дәвам итәргә кирәк. Алынган керемнәрне җитештерүне киңәйтүгә инвестицияләү, заманча технологияләрне үзләштерү, яңа техника, җиһазлар сатып алу мөһим.
Чара барышында авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, министр урынбасарлары Ирек Сураков һәм Павел Иофиновның, галимнәр, тармак экспертларының чыгышлары тыңланды.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: