Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март 2021, 19:46

Ясалма орлыкландыру ысулын сайласагыз, ялгышмассыз

Йорт хуҗалыгында сыер һәм тана асраучылардан һәркем алардан югары продукция һәм яшәүгә сәләтле, көр үрчем алырга тели. Авылда яшәүчеләрнең күбесенең керемнәре шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек асрау нәтиҗәлелегенә бәйле булуы беркемгә дә сер түгел.

Терлекчелек белән шөгыльләнгән кеше өчен азык базасы җитәрлек дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлап та, районда печән чабар, көтү йөртер урыннар күп. Әмма ихаталарда мал-туар кими, савым, артым түбән. Сәбәбе нидә? Генетикада. Төгәлрәге, көтүләрнең генетик потенциалы начарая. Моның сәбәбе – гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыер маллары көтүләрендә үзләрендә үстерелгән үгезләрне файдалану. Алар еш кына көтүдәге сыерлар һәм таналарның “якын туганы” булып чыга. Нәсел буенча күчә торган генетик зәгыйфьлек, йогышлы авыруларны таратулары да ихтимал. Ә авылларда, хуҗалыкларда, элекке сыман, югары продуктив нәсел үгезләре юк.
Аның каравы, мал хуҗаларының сыерны үгезгә алып бару, яисә аны ясалма орлыкландыру мөмкинлеге бар. Ясалма орлыкландыру ысулы бөтен дөньяда иң прогрессивлардан санала. Аның нәтиҗәсендә туган бозаулар яшәүгә сәләтле булалар, югары артым бирәләр. Тагын бер өстенлеге – хуҗа нинди токымлы терлек тели, шуның орлыгына заказ бирә: ит, сөт, ит-сөт һәм сыерның бозаулау вакытын җайга сала ала. Шунысы да мөһим, ясалма орлыкландыру ысулы бруцеллез, лейкоз, лептоспироз, вибриоз, трихомоноз кебек авыру терлекләр сәламәтләре белән бәйләнешкә кергәндә йога торган күп кенә йогышлы авырулар таралуын булдырмый. Бу авыру терлекләр санын киметү, кысырлыкка каршы көрәшү, сыерларны һәм таналарны орлыкландыруны һәм бозаулатуны контрольдә тоту, кирәк икән, вакытларын җайга салу мөмкинлеге бирә.
Моннан шундый нәтиҗә ясарга була, терлек асраучыларның барысына да сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру ысулын файдаланырга кирәк, чөнки аның ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә күпкә ирешергә: ихатаңда югары продуктлы савым сыеры һәм ит токымлы яшь терлекләр булдырырга мөмкин.
Благовар район ветстанциясе заман белән бер адымда атлый. Биредә 20 елдан артык инде сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәте күрсәтелә. Тупланган зур тәҗрибә безнең ветеринарларга ясалма орлыкландыруны югары нәтиҗәле башкару мөмкинлеге бирә. Ветстанциядә ит, ит-сөт, сөт токымлы нәсел үгезләренең орлыгы бар: герефорд, лимузин, кызыл чуар голштин, кара чуар, бестужев, симменталь.
Орлыкландыру алдыннан ветеринария табибы сыер яисә тананың эчке җенес органнары торышын тикшерә, бу терлектә нинди дә булса авырулар ачыкланган очракта вакытында ветеринария ярдәме күрсәтү яисә кысырлыкның дәваланмый торган формаларын ачыклау һәм малны үзвакытында бракка чыгару өчен эшләнә.
Сыер һәм таналарны ясалма орлыкландыру буенча сорауларыгыз булса, район ветеринария станциясенә, шулай ук яшәү урыны буенча ветеринария участокларына мөрәҗәгать итегез. Ветстанциянең адресы: Языково авылы, Октябрь урамы, 194. Тел.2-23-00; 2-20-78.

Түләүле нигездә бастырыла.
Читайте нас: