Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2021, 15:13

Европага авыл хуҗалыгы машиналары озату арта

Авыл хуҗалыгы техникасын чит илләргә озату күләмнәре буенча өченче ел рәттән рекорд куела. 2020 елда чит илгә озатулар 30%ка, 16 млрд. сумга кадәр арткан.

Бу, базарда катнашучылар фикере буенча, экспортка дәүләт тарафыннан тотрыклы ярдәм күрсәтелү һәм сумның арзанаюы белән аңлатыла. Әлеге фонда Русиядә техника җитештерү экспорт белән бертигез, 30%ка диярлек арткан.
2020 елда Русиядән авыл хуҗалыгы техникасы чыгару акча телендә 30%ка, 15,9 млрд. сумга кадәр күбрәк, дип санаганнар “Росспецмаш”та. Үсеш темплары сизелерлек шәбәйгән – бер ел элек чит илгә техника озату күләмнәре 9%ка гына арткан иде. Әмма алар элеккечә 2018 елдагы рекордлы күрсәткечтән түбәнрәк. Ул елны үсеш 40%ка арткан булган.
Техника 38 илгә чыгарыла, төп юнәлешләр – БДБ һәм Евросоюз илләре, шулай ук Монголия, Африка һәм Якын Көнчыгыш.
“Росспецмаш”тан Денис Максимкин әйтүенчә, Европага, атап әйткәндә, Германиягә, комбайннар күп озатыла: “Ростсельмаш” берничә ел элек Германиядә вәкиллек ачкан, ул эшчәнлек кырын акрынлап арттыра бара. Шулай ук, аның сүзләре буенча, экспортның артуына дәүләт ярдәме мотлак күрсәтеләчәге һәм “продукция сыйфатының күтәрелүе” уңай йогынты ясаган, ә 2019 елда алай түгел иде.
Данәләрдә иң югары үсеш авыл хуҗалыгы тракторларының сегментларына туры килә, аларны чит илгә сату 43%ка, 524 данәгә кадәр арткан, тырмалар – 41%, 810 данә, мал азыгы җыю комбайннары – 35%, 112 данә, сабаннар – 34%, 419 данә, культиваторлар – 30%, 153 данә, иген җыю комбайннары – 23%, 1,1 мең данә.
Уңай динамиканың төп сәбәпләре авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең артуына, шулай ук дәүләт ярдәменә (программа кысаларында техникага ташламалар) бәйле, диләр “Росспецмаш”та. Уңай динамиканы саклап калуга һәм экспортны үстерүгә металлга бәяләрнең артуы һәм иген экспортына квоталаштыру кертү аяк чалыр-га мөмкин. Шуңа ассоциациядә, эчке бәяләрне дөнья биржаларындагыдан 20%ка түбәнрәк итү өчен, иген экспортына чикләүләр кертүне кичектерергә, шулай ук металлургия компанияләре продукциясенә үзгәреп торучы экспорт пошлинасы кертергә тәкъдим итәләр.
Читайте нас: