Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2021, 23:56

Сынны фермасында эшләр көйле бара

“Башкир-агроинвест” җәмгыятенең Сынны сөтчелек фермасында мал кышлату әйбәт үтә: терлекләр фураж һәм тупас азык белән җитәрлек тәэмин ителә, туйганчы су эчә.

Шуның белән яшь маллар көн буе тышта. Салкын шартларда асраганда аларның йоннары куе була, авыруларга бик бирешеп бармыйлар, иректә чакта күбрәк ашыйлар, шул аркада яхшы артым бирәләр. Савым сыерлары - бәйле асрауда, бозаулар – махсус бинада.
Фермада безне терлек азыгы буенча җаваплы Риф Хәйруллин каршы алды. Терлек караучылар да эш урынында иде. Савучылардан аермалы буларак, алар алмашлап эшләп (1/3), тәүлек әйләнәсенә фермада була икән.
Бер сменада эшләүче Илнур Байрашев, Сергей Сиренко һәм Юрий Рудаков (рәсемдә) савым көтүен тәрбияли. Эш бирүче аларны тиешле хезмәт һәм ял шартлары белән тәэмин иткән. Аларның бүлмәсендә телевизор, суыткыч, микродулкынлы мичкә кадәр бар.
Эш процессы механикалаштырылган, сыерлар абзарына азыкны трактор белән алып киләләр һәм улакларга кулдан тараталар. Ә су торба аша килә, кранны гына ачасы. Тирес чыгару транспортерлары көйле эшли. Терлекчеләрнең төп бурычы – сыерлар тук булсын, су һәм азыктан аерылмасын, тирес вакытында чыгарылсын.
Радик Галләмов (түбәнге рәсемдә) күрше Бүздәк районыннан йөреп эшли. Ул бер яшькә кадәрге бозаулар карый. Ә алар, билгеле, бәләкәй балалар сыман ук, күп игътибар һәм тәрбия таләп итә. Килем авылыннан Сынныга кадәр 15 чакрым араны ул атта үтә. Бу уңган һәм өлгер эшчән үз бурычларын уңышлы башкара.
Йөреп эшләүчеләр бер ул гына түгел. И.Байрашев белән Р.Хәйруллин да Бүздәктән. Алар эштән канәгать. Чөнки “Таврос” компаниясе хезмәт хакын вакытында түли, план күрсәткечләрен үтәүчеләргә премия дә язалар. Үзеңә йөкләнгәнне намус белән үтә генә.
Читайте нас: