Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль 2021, 11:18

Дуңгызларны – ябып асрауга

Башкортстанда, дуңгызларның африка чумасы таралу хәвеф янау аркасында, кыргый дуңгызларны ата башлаячаклар. Аларның саны 4 мең гектарда берәүдән артмавы шарт.

Дуңгызчылык хуҗалыклары тирәли 10 километр радиуста бер генә кыргый дуңгыз да калмаска тиеш. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә шундый күрсәтмә бирде.
Төбәктә авыру очрагы теркәлмәгән, әмма тоташ Русиядә хәл киеренке. 2021 ел башыннан сигез субъектта авыру кабынуның 18 очрагы теркәлгән.
Татарстанның Башкортстан белән чиктәш Әлмәт районында да дуңгызлар авыруы ачыкланган. Анда аучылык хуҗалыгында кыргый дуңгыз түшкәсеннән анализ алгач чума геномы табылган.
Радий Хәбиров, шулай ук, Россельхознадзорның Башкортстан буенча Идарәсенә терлекләрне һәм дуңгыз итеннән алынган продукцияләрне күчереп йөртүгә контрольне көчәйтергә кушты. Шәхси ярдәмче хуҗалык- ларда дуңгызларны ябып асрарга киңәш ителә.
Кыргый дуңгызларның күчеп йөрүен аучылык хуҗалыкларына оператив мәгълүматлар тапшыручы квадрокоптерлар ярдәмендә күзәтеп торалар. Үлгән терлек табылса, патологик материал пробасы алып лаборатор тикшерү үткәрү өчен сейф пакетларда Уфага җибәрәләр, үләксәләре кайда табылуга карамастан. Диагностика нәтиҗәләре урындагы ветеринарларга дүрт сәгать эчендә килеп җитә.
Әйтергә кирәк, безнең районда урнашкан Башкортстан ит компаниясе (“Таврос” компанияләр төркеме) һәм Уфа селекция-гибрид үзәгендә 200 мең башка якын дуңгыз асрала.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: