Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 февраль 2021, 12:05

Сез хезмәтегез белән хөрмәтле

Якты елмаюлары белән безгә дә кәеф күтәренкелеге бирүче бу уңганнар “Благовар” кошчылык заводы” җәмгыятендә эшли.

Алар яшәгән урыннарында акча эшләү мөмкинлеге булуга бик шат. Өстәвенә, терлекчелек эше алар өчен ят түгел, тик хәзер сарыклар һәм сыер маллары урынына кошлар карыйлар. Ә монысы җиңелрәк тә әле.
Үз бурычларын һәрчак намус белән башкаручы Леруза Кунафина һәм Людмила Мөэминова иң тәҗрибәлеләрдән санала. Рәдиф Мамаев, Илшат Мусин, Петр Калинин биредә күптән түгел эшли башлаган. Нәкъ бирегә урнашулары яхшы да, чөнки фермада ир-ат көче һәрчак кирәк. Су эчергечләрдә туңган бозны вату, ишек-капка тирәләрен кардан чистарту һәм башка көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү алар җаваплылыгында. Ә хатын-кызлар кошларны ашата, асларына салам җәя. Казларны ашатып, иртәнге сәгать 8дән соң кардага чыгаралар һәм кичке 5тә генә куып кертәләр. Һәм мул итеп азык бирәләр.
Ферма мөдире И.Исхаков әйтүенчә, кыш дәвамында җаваплы чор – йомырка алуга ныклы әзерлек бара. Ни өчен дигәндә, эшләүчеләрнең дә, ферманың да финанс иминлеге нәкъ шушы мәшәкатьле чорга бәйле. Йомырка никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.

Читайте нас: