Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2021, 13:19

Митрофановның киләчәккә өмете зурдан

“Благовар” кошчылык заводы” җәмгыяте район тормышында зур роль уйный. Иң беренче чиратта, биредә тоташ район кешеләре эш таба. Хуҗалыкның Топоринка, Домбровка, Кашкалаша, Покровка, Узыбаш бүлекчәләреннән тыш, Чатра, Сынташтамак, Благовар, Самарино һәм башка авыллардан да йөреп эшлиләр. Димәк, предприятие үзенең тотрыклылыгы, яхшы эш шартлары һәм хезмәт хакы белән үзенә тарта.

Менә Благовар авылыннан яшь механизатор Денис Митрофанов та көн саен Топоринка бүлекчәсенә йөреп эшли. КУНлы МТЗ-82дә эшләп, ул миксерлы тракторга мал азыгы төйи, корпусларга салам һәм печән тарата. Шул рәвешле ел әйләнәсенә сыер маллары һәм казлар асралган фермаларны хезмәтләндерә. Әгәр басу эшләре башлангач, башка механизаторлар үзләренең чәчү буенча турыдан-туры бурычларын үтәүгә күчсә, Митрофанов фермада кала. Бик сирәк очракта гына чәчү агрегатларын МТМга алып кайтуда булыша.
Денис Валерьевич 2017 елда үзебезнең һөнәрчелек училищесын тәмамлаган. Хәзер өч ел стажы да җыелган инде. Кошчылык заводына эшкә урнашуына бер дә үкенми. Чөнки бу эш акча эшләү, гаиләсен туендырудан тыш, яшь гаиләгә үз йортларын төзүне планлаштыру мөмкинлеге дә бирә. Бүгенге белән канәгать булып, киләчәккә матур планнар төзеп яшәгәндә гаиләне ишәйтү турында да уйларга була. Ә әлегә Митрофановлар Валерия исемле кыз үстерәләр.

Читайте нас: