Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2021, 17:35

Каргалылылар халык традицияләрен тергезә

“Аек авыл” конкурсының республика этабы кысаларында Югары Каргалыда берничә чара узды. Аннан алда район хакимиятендә Бөтендөнья башкортлары корылтаеның район башкарма комитеты утырышы үткәрелде. Анда комитетка яңа рәис сайланды. Ул барыбызга яхшы таныш кеше – район Мәдәният сарае белгече, “Аманат” башкорт фольклор ансамбле һәм “Энҗеләр” татар фольклор ансамбле җитәкчесе Элиза Шәфиева.

Шулай ук рәиснең өч урынбасары сайланды: мәдәният мәсьәләләре буенча куратор – мәдәният идарәсе җитәкчесе Илдар Насыйров; мәгариф мәсьәләләре буенча – Өйдрәкбаш мәктәбе директоры Рәйсә Төхвәтуллина; гомум мәсьәләләр буенча – район корылтаеның элекке рәисе Салават Батыраев.
Киңәшмәдә якташыбыз, патша генералы Хаҗиәхмәт Ишбулатовның истәлеген мәңгеләштерү эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде. 2021 елда аның тууына 170 ел тулу җәһәтеннән тантаналар планлаштырыла. 16 март, Хаҗиәхмәт Ишбулатовның туган көнендә, мәгариф учреждениеләрендә генералның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган бердәм дәрес уздыру билгеләнде. Апрельдә аның шәҗәрәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция булачак. Шулай ук, киңәшмәдә югары сыйныфлар укучылары арасында Ишбулатов укулары оештырырга карар ителде. Языково авылындагы яңа урамнарның берсенә Хаҗи Ишбулатов исемен бирү тәкъдиме дә әйтелде.
Аннан тыш, утырышта чыгыш ясаучылар Бөтендөнья башкортлары корылтаеның иң мөһим башлангычларыннан берсе “Аек авыл” булуын билгеләделәр. Аның чикләрендә республика районнарында зур эш алып барыла, һәм күркәм нәтиҗәләр бирә. Бу конкурстан безнең район да читтә калмады. Быел район данын республика дәрәҗәсендә конкурсның район этабында җиңүче Югары Каргалы авылы яклый.
Корылтай вәкилләре әйтүенчә, әлеге юнәлештә актив эш алып баруны дәвам итәргә кирәк. Чөнки моның өчен зур стимул бар, конкурсның призлар фонды саллы – 1 урын өчен – 5 млн., 2 һәм 3 урыннар өчен рәт тәртибендә 3 һәм 2 млн. сум. Бу авылны үстерү һәм төзекләндерү өчен менә дигән ярдәм.
Югары Каргалыда моңа кадәр мондый вакыйгаларга бай көн булмагандыр да. Иртән иртүк берничә мәйданчыкта гражданнарга гаилә иминлеге һәм социаль ярдәм; ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларның хокукларын яклау; эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтелде. Шунда ук Языково үзәк район дәваханәсенең участок табиб-терапевты Эльвира Гыйльванова медтикшерү үткәрде һәм авыл халкын борчыган сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Бер сүз белән әйткәндә, һәркем табиб, юрист, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге, гаилә хезмәте җитәкчеләреннән профессиональ ярдәм ала алды.
Ә мәктәптә музей буенча экскурсия, шахмат һәм шашка ярышлары, көрәш буенча күргәзмәле чыгышлар оештырылды.
Төш алдыннан кышкы спорт төрләре буенча “Каргалы-Fest” фестивале җәелдерелде. Бәйрәмгә бөтен районнан кунаклар килгән иде. Шуңа чаңгы ярышларында, гаилә эстафетасында, саф һавада үткәрелгән уеннарда катнашырга теләүчеләр күп булды.
Шунда ук ачык һава астында музыкаль-күңел ачу программасы, “Тәбикмәк” бәйрәме, декоратив-гамәли сәнгать буенча осталык дәресе, күргәзмәләр узды.
Хөрмәтле кунаклар – Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре, район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов бәйрәм барган һәр ноктаны карап йөрде.
Бу бәйрәм алкогольсез дә күңел ачарга мөмкин булуын ачык күрсәтте. Республика конкурсында җиңү өчен көрәштә каргалылыларга авылда яшәүчеләр генә түгел, ә район оешмалары һәм учреждениеләре, атап әйткәндә, район Мәдәният сарае, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, авыл Советлары, гаилә хезмәте, Мәшгульлек үзәге, район хакимияте һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре дә үз өлешен кертүен күрү икеләтә куанычлы булды. Чөнки, күмәкләгән яу кайтарган дип, юкка гына әйтмиләр бит.
Әлеге күңелле һәм матур бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, “Бөтендөнья башкортлары корылтаеның (конгрессының) башкарма комитеты әгъзасы, Башкортстан дәүләт медицина университеты профессоры Марсель Тойгынов каргалылыларның конкурс кысаларында зур һәм җиңүгә лаек эш башкаруын билгеләп үтте. Аларның уңышына без дә ышанабыз.
Читайте нас: