Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар 2021, 12:05

Топоринкада моноазык кулланалар

“Благовар” кошчылык заводы” җәмгыятенең Топоринка фермасында мал кышлату җылы шартларда һәм имин уза. Яшь мөдир Серик Бармаков безгә терлекчеләрнең эш көннәре турында тулы мәгълүмат бирде. Бүген биредә 1000 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 505е – сыерлар, 300е – 2 яшькә кадәрге таналар, 195е – бозаулар һәм яшь терлекләр.

Эшләүчеләрнең төп бурычы, билгеле, малларны ашату. Турыдан-туры контор бинасы янында фураж салынган зур бункер тора, ферма эшчәннәре аны ракета дип йөртә. Фураж әзерләү эше келәт мөдире Рәйлә Сабировага йөкләнгән. Орлык фонды сакланышын контрольдә тоту һәм тракторчыларга солярка бүлү дә аның җаваплылыгында. Топоринка фермасына кайчан килсәк тә, Рәйлә Барый кызы, диспетчермени, һәрвакыт эш урынында, һәм шунда ук шалтыратып безгә кирәкле белгечләрне чакырып ала. Ярдәме өчен рәхмәт аңа.
Миксерлы тракторлар көненә 4-7 тапкыр килеп бункердан фураж ала. Моңа кадәр миксерга сенаж һәм силос, салам һәм печән, жом, вакланган азык төйиләр. Ә шуларга өстәп иген фуражы, патока, тоз һәм акбур салганнан соң, миксер аларның барысын бергә бутый башлый. Нәтиҗәдә туклыклы моноазык барлыкка килә. Бутау процессы якынча ярты сәгать дәвам итә.
Серик Мингали улы әйтүенчә, бер тәүлектә фермада асралган бөтен терлекләр өчен 18 тонна азык таләп ителә. Шуның белән бергә яшь терлекләр һәм таналар өчен икенче төрле рацион төзелгән, ә бозауларга аерым фураж, печән һәм салам бирелә.
Терлек азыгы ташуда механизаторлар Алексей Гончарук, Фидан Якупов һәм Вадим Солтанов эшли. Денис Митрофанов төяп тора.

Читайте нас: