Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар 2021, 12:34

“Самира, тизрәк!”

Оештыру комитеты тарафыннан планлаштырылганча, яңа ел чаралары барышында аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше дә тукталмады. Менә “Яңа ел гаилә уеннары-2021” фестивалендә дә “Аек авыл” конкурсының район этабында җиңүчесе – Каргалы авыл биләмәсе актив катнашты.

Авыл биләмәсе башлыгы Илфир Рәшит улы Ишбулатов район үзәгенә фикердәшләреннән торган зур команда белән килде. Болар – Каргалы мәктәбе, авыл клубы вәкилләре, битараф булмаган авылдашлары. Иске Каргалының аеклык яклы булуын исбатлаучы чагу плакат әллә кайдан ук игътибарны үзенә җәлеп итте.
Авыл Советыннан ике гаилә командасы тәкъдим ителде – Ишбулатовлар һәм Умаровлар. Фарход, Зилә һәм 2 сыйныф укучысы Алия, Илфир, Регина һәм 1 сыйныф укучысы Самира фестиваль программасының бөтен төрләрендә теләп катнашты. Әле тегендә, әле монда “Самира, тизрәк!”, “Алия, бирешмә!” дигән сүзләр яңгырап торды. Чарада катнашучылар билгеләвенчә, бу фестиваль аларга үзләренең көч һәм мөмкинлекләрен яңача бәяләргә ярдәм иткән.
Алда каргалылыларны яңа үрләр көтә, шундый көчле рухлы авылдашлары булганда аларга бернинди сынаулар да куркыныч түгел.

Читайте нас: