Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар 2021, 12:03

Фермер Марат Ганиевның матур башлангычы

Авыл Советларында урындагы башлангычларга ярдәм программасы турында сүз алып барулары яхшы. Димәк, кешеләр, нәрсәнеңдер аларның катнашлыгына да бәйле булуын аңлап, авыл тормышын яхшырту турында кайгырта. Һәм бездә теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен республика бюджетыннан шактый зур суммада акча бүлү мөмкинлеге бирүче проект булуы нинди куанычлы.

Әмма кайдадыр районнан да, республикадан да ярдәм көтмичә, тормышны тагын да кызыклырак һәм күңеллерәк итү өчен кулларыннан килгәнне эшләүләре тагын да яхшырак. Таң авыл биләмәсендә яшәүчеләр шундый башлангыч мисалы булып тора. Таң авылының Тынычлык урамында бик дус, бердәм кешеләр яши. “Анда минем эшем юк” принцибы алар турында түгел, алар, киресенчә, “Мин булмасам, кем?” диләр. Өстәвенә, һәркайсы бала- оныклары буш вакытларын файдага үткәрсен дип тырыша.
Биредә оештыручы һәм бәйләүче звено ролен урындагы эшкуар Марат Ганиев башкара. Соңгы елларда ул яңа ел чыршысы алып кайта һәм бизи. Ә янәшәсенә бала-чага өчен биек боз тавы ясап куялар. Марат Фәнзәт улының фикердәшләре дә бар инде. Ел саен аңа Тимерҗан Салих улы Хәбирьялов, Артур Фаил улы Латыйпов, Радик Рәис улы Ишмәтов, Георгий Григорьевич Сергеев зур теләк белән ярдәмләшәләр.
Рәхмәтле авылдашларыннан берсе – Айсылу Рәмис кызы Баязитова әйтүенчә, бу чыршы таңлыларны берләштерә. Чөнки “Правда” колхозы таркалганнан бирле гомум бәйрәмнәр дә оештырылмый башлады. Һәм берничә елдан Марат Ганиев ярдәмендә традиция тергезелде дияргә мөмкин. Урман чибәркәе буена уйнарга башка урамнардан да балалар килә, ә Яңа елга биредә бөтен авыл җыела.
Менә быел да халык шау-гөр килеп бәйрәм иткән, матур музыка уйнап торган, кешеләр бер-берсен тәбрикләгән, изге теләкләр әйтеп яңа елны каршылаган һәм искесен озаткан.
Кыш темасын дәвам итеп, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Марат Ганиев юлларны кардан чистарту белән дә шөгыльләнә. Фермерда моның өчен кирәкле бөтен техника бар, шуңа мәгълүм авыл Советына караган авылларда яшәүчеләргә кар-бураннар да куркыныч түгел.

P.S. “Эшкуарлык” милли проекты кысаларында Русиядә кече һәм урта малтабарлык- ка ярдәм күрсәтү быел яңа этәргеч алды. 2024 елга кадәр кече һәм урта эшкуарлыкның эчке тулаем продуктка керткән өлешен бүгенге 22,3тән 32,5%ка кадәр, шулай ук секторда шөгыльләнүчеләр санын 5,8 млн. кешегә (25 млн.га кадәр) арттыру планлаштырыла. Мондый нәтиҗәләргә гражданнар кызыксынуыннан һәм малтабарлык эшчәнлегеннән башка ирешү мөмкин түгел. Нәкъ шуңа үз эшеңне ачуны популярлаштыру буенча зур кампания җәелдерелгән.
Читайте нас: