Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2021, 13:52

Дәүләт ярдәме алганнар

Элгәргечә терлек-туар асраучыларны күрсәм күңел шатлана. Безнең сыман авыл районында бу шулай булырга тиеш тә. Тик, ни гаҗәп, хәзер күпләр, йомшак итеп әйткәндә, ялкауланды һәм мал асрау мәшәкатьләре белән булышырга теләмиләр. Бу яшьләр генә түгел, хәтта урта буын вәкилләре арасында да шулай.

Благовар авылыннан Ольга Володина исә социаль контракт нигезендә адреслы ярдәм линиясе буенча сыерлы булган. Дәүләт күп балалы һәм аз тәэмин ителүче гаиләләргә ярдәм итеп торганда нигә файдаланып калмаска әле. Бераз документлар белән йөгерүне, отчет бирүне исәпләмәгәндә, моның файдасы бик зур. Шуңа Ольга Николаевна социаль контракт төзегәндә бер дә куркып тормаган. Гаилә хезмәтенең социаль эш буенча белгече Чулпан Мансаф кызы Сабурова әйтүенчә, Володина отчетларны вакытында тапшыра, социаль адаптацияләү программасын әйбәт үтә.
Гаилә башлыгы, үз вакытында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәүче Флюр Карачурин бөтен ремонт эшләрен үзе башкара. Йортларын да профнастил белән үзе тышлаган, өйгә янкорма, беседка, япмалы эскәмия дә эшләгән. Печән һәм салам әзерләүдә өлкән уллары Евгений һәм Руслан ярдәмләшкән. Бу уңган хуҗалар умартачылык белән дә шөгыльләнә.

Читайте нас: